21 октябрь көнне Метрәй авыл мәдәният йортында КВН зона туры булып узды. Конкурста Мәлләтамак авыл җирлегеннән "Кәеф", Кр. Шуран "Менә дигән кызлар", Яңа Усы "Яңа мыек", Метрәй "Кырмыскалар", Түбән Табыннан "Дөбер-Шатыр" командалары катнашты. Әлеге зонада I урынны - "Яңа мыек", II урынны - "Кырмыскалар", III урынны "Дөбер-Шатыр" командасы алды. I, II урынны алган командалар КВН конкурсының финал турында катнашачак.