Түбән Табын интернат-мәктәбе укучылары өчен Гаилә дәресләре

2019 елның 17 мае, җомга

15 май көнне дөнья иң якты һәм игътибарга лаек бәйрәмнәрнең берсе булган Гаилә көнен билгеләп үтә. Халыкара Гаилә көне уңаеннан барлык илләрдә дә төрле-төрле чаралар, гаиләләрне яклаучы акцияләр, конференция-әңгәмәләр уздырыла.

Мөслим муниципаль районында да гаилә кыйммәтләрен пропагандалаучы кичәләр үткәрү бик матур традициягә әверелде.

2019 елның 15 маенда Мөслим районы “Түбән Табын интернат-мәктәбе” укучылары өчен Гаилә дәресләре үткәрелде.

ГХАТ бүлеге җитәкчесе Магалимова Я. Ш. балаларга ГХАТ тарихы, акт язмаларының төрләре һәм ни өчен кирәк булуы турында сөйләде. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Гомумән алганда, кичә бик эчкерсез җылы атмосферада узды.

Бәйрәм белән Сезне, кадерле дуслар! Сезгә исәнлек-саулык, имин тормыш, күңел җылысы, мәхәббәт, гаилә бәхете телибез. Гаиләгездә җылылык һәм ярату хөкем сөрсен, балаларыгызга якты киләчәк насыйп булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International