Мөслим районында иң яхшы гаиләләр бәйгесе

2019 елның 3 июле, чәршәмбе

Мөслим муниципаль районында "XXI гасырның үрнәк гаиләсе" муниципаль конкурсы игълан ителде. Конкурсның финалы 2019 елның 28 июнендә Мөслим гимназиясе базасында узды.

Әлеге чарада җиде гаилә катнашты. Гаиләләр бәйрәмгә балалар, якыннары белән килделәр һәм тамашачыларга үз гаиләләре турында презентация һәм видеоязмалар тәкъдим иттеләр. Һәр гаилә музыкаль бүләк тә алып килгән иде. Бәйге ярыш рухында түгел, җылы, тату гаилә атмосферасында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International