Бүген, 12 сентябрь көнне “Экстремизмга һәм терроризма – юк!” ункөнлеге кысаларында “Мизгел” яшьләр үзәге белгечләре Югары табын авылы мәктәбе укучылары белән очрашу оештырдылар. Без балаларга Беслан фаҗигасе турында сөйләп, видеороликлар күрсәттек. Азактан укучыларга террор вакытында үз-үзеңне ничек тотарга икәнен аңлаттык.
#мөслим #МизгелЯҮ #безбергә #бердулкында