Ата-аналар белән яхшы һәм тыгыз элемтәдә булу – уку-укыту эшчәнлегенең төп юнәлеше. Мөслим сәнгать мәктәбе укытучылары әлеге мөһим таләп һәрчак эш планында яктыртып килә. Күптән түгел рәсем сәнгате бүлеге укытучысы Эльмира Галиева ата-аналар һәм аларның балалары катнашында ачык дәрес уздырды. Мастер-класс формасында узган әлеге чара ата-аналарга балаларның дәресләрдә нәрсә белән шөгыльләнгәнен аңларга ярдәм итте.