Сәнгать мәктәбе яңалыклары: "Яшел Мөслим" өмәсенә кушылдык

2019 елның 19 ноябре, сишәмбе

       Инде көннәр шактый суытса да, тирә-юнебездәге яшеллекне кайгырту буенча эшләр дәвам итә. Атна башында сәнгать мәктәбе укытучылары “Курай” паркына өмәгә чыктылар. Биредә укытучыларыбыз яңа утыртылган агачларга, ылыслы үсемлеләкргә күпләп су сипте. Белгечләр әйтүенчә, яңа утыртылган агач корымасын өчен төбендә 40ка якын чиләк су сибү шарт. Ылыслы үсемлекләр исә көзен суга артыгы белән тукланган очракта гына кышны уңышлы чыгачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International