«Түгәрәк өстәл” артында очраштылар.

2019 елның 6 декабре, җомга

Бүген, 5 декабрь Халыкара волонтерлар көне уңаеннан "Мизгел"ЯҮ дә "Игелек уят" иреклеләр отряды волонтерларының яңа состав бн курешүе, кызыклы тренинглар аша танышуы оештырылды! Чара моның бн генә тәмамланмады! Икенче өлеше исә "Коррупциягә-Юк" дип исемләнгән чара белән башланып китте! Бу чарада кунагыбыз Район башлыгының коррупциягә каршы сәясәт буенча ярдәмчесе Фролова Екатерина Евгеньевна да катнашты. Ул безгә бүгенге көндә коррупциягә каршы көрәш алып барылуын, чыгарылган законнар, “түгәрәк өстәлләр”, “кайнар элемтәләр” һичшиксез, тормышыбызны бу “чирдән” дәваларга ярдәм итәр дип ышандырды.

Йомгак ясап шуны әйтик Ришвәтчелек – кешенең сафлыгын, акылын, намусын, оятын, гаиләсен юкка чыгаручы, җәмгыятьнең барлык өлкәләрен дә биләп алган гомуми бәла икәнен бугенге чарадан волонтерларыбыз аңлагандыр дигән теләктә калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International