Белгәнегезчә, сәнгать мәктәбендә “Мәктәп һәм гаилә” дип исемләнгән проект эшләп килә. Аның кысаларында һәр бүлектә ата-аналар катнашында җыелышлар, зачет-концертлар уза. Рәсем сәнгате бүлеге ата-аналары исә яраткан мастер-классларда катнашалар. Узган атналарның берсендә шундый мастер-классны тәҗрибәле укытучыларыбызның берсе Рәмзия Батырова оештырды. Ул мастер-класска килгән әниләр һәм әбиләр өчен йоннан брошь ясау ысулларын күрсәтте.