Кичә, 20 октябрь көнне, "Мизгел" яшьләр үзәге белгечләре Мөслим лицееның 8б сыйныф укучылары өчен "Кем юлда иң мөһиме?» тематик чара оештырдылар.

2020 елның 21 октябре, чәршәмбе

Кичә, 20 октябрь көнне, "Мизгел" яшьләр үзәге белгечләре Мөслим лицееның 8б сыйныф укучылары өчен "Кем юлда иң мөһиме?» тематик чара оештырдылар. Әлеге чара юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә 14-30 яшьлек яшьләрнең үлем-китем санын киметүгә юнәлдерелгән. Укучылар өчен кызыклы программа әзерләнгән иде: юл-транспорт һәлакәтләре турында видеоролик карау, аннан соң юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү буенча уен үткәрделәр һәм ахырда тематик кроссворд чиштеләр. Шулай ук, 2020 елда ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, безнең белгечләр балалар өчен сюрприз әзерләделәр һәм аларга бик матур «Татарстан 1001 ләззәт»буклеты тапшырдылар. Балалар шактый мәгълүмат алдылар һәм алардан файдалана алырлар дип ышанабыз. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International