Бүген Совет утырышы актлар залында район Башлыгы Рамил Муллин җитәкчелегендә бүлек, оешма, предприяте җитәкчеләре, авыл советы башлыклары катнашында киңәйтелгән киңәшмә узды

2021 елның 21 июне, дүшәмбе

Бүген Совет утырышы актлар залында район Башлыгы Рамил Муллин җитәкчелегендә бүлек, оешма, предприяте җитәкчеләре, авыл советы башлыклары катнашында киңәйтелгән киңәшмә узды.
Агымдагы атнага 5 максат куелды:
1.    Үзеңнең һәм якыннарын сәламәтлегенә битараф булмау, COVID-19 га каршы вакцинацияләнү мөһимлегенә инану, прививка ясату.
2.    Иминлек сагына игътибарны арттыру (юл йөрү, янгын куркынычсызлыгы, сәламәтлек).
3.    Сабантуйга әзерлек,  кунакларны урнаштыруны тәэмин итү.
4.    Җирлегебезне, капка төпләрен, биналарны тәртипкә китерү. Агачларга су сибүне оештыру.
5.  Су белән тәэмин ителешкә игътибарны арттыру.

Районыбыз зур имтихан алдында тора. Безнең бурыч халкыбызда милли бәйрәм рухын уяту. Кабатлап әйтәбез, Сабантуй беренче чиратта район халкы өчен, без шул бәйрәмгә кунаклар чакырабыз, Сабантуй ишекләре һәр кеше өчен ачык! 
Иминлекне сакларга, татар халкына хас булганча бәйрәмгә әзерләнергә, җирлегебезне, ихата алларыбызны, биналарны тәртипкә китерергә кирәк. Йөзебез якты булсын. Мөслим халкы - бердәм халык, бу мәсьәләдә сынатмасына ышанам - дип ассызыклады районыбыз Башлыгы Рамил Муллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International