"Без бергә!" Бөтенроссия акциясе

2021 елның 8 ноябре, дүшәмбе

2020 елның мартында яңа коронавирус инфекциясе (COVID-19) пандемиясе белән бәйле гадәттән тыш хәл шартларында #МыВместе Бөтенроссия ярдәм акциясе старт алды. Бөтен Россиядән 250 меңнән артык волонтер ел дәвамында өлкәннәргә азык-төлек китереп торды, Кызыл госпиталь зоналарында табибларга ярдәм итте, психологик ярдәм күрсәтте. Татарстан Республикасында волонтерлардан 2020 ел эчендә 20 меңнән артык кеше ярдәм алды, 
дару препаратлары белән тәэмин итү буенча ирекле ярдәмне санамыйча.
Ил буенча тулаем санитар-эпидемиологик хәл начараюга, коронавирус инфекциясе таралуга, шулай ук Татарстан Республикасы территориясендә өстәмә чикләүләр кертүгә бәйле рәвештә, түбәндәге юнәлешләр буенча бергә төбәк штаблары эшен яңарту мөһим:
- үз-үзеңне изоляцияләгән өлкән яшьтәге гражданнарга азык-төлек, дарулар һәм беренче чиратта кирәкле әйберләр сатып алу һәм китерү буенча адреслы ярдәм;
- медицина оешмаларында волонтерлар ярдәме; 
- психологик ярдәм;
- вакцинация һәм вакцинация пунктларында ярдәм итү турында мәгълүмат кампаниясе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International