Әлмәт музыка көллияте укытучыларының мастер-классы

2022 елның 21 гыйнвары, җомга
Мөслим сәнгать мәктәбе инде күп еллар дәвамында Әлмәт музыка көллияте белән үзара хезмәттәшлек алып бара. Сәнгать мәктәбен төгәлләгән шактый укучылар әлеге көллияткә укырга керә. Сәнгать мәктәбе укытучылары арасында да көллиятне тәмамлаганнар шактый. Бүген әлеге хезмәттәшлек аеруча актив формада алып барыла. Көллият тарафыннан оештырылучы конкурс-фестивальләрдә укучыларыбыз һәм укытучыларыбыз теләп катнаша. Әлеге бәйгеләргә әзерләнү максаты белән көллият укытучылары мастер-класслар, консультацияләр оештыра. Агымдагы атнада күптән көтеп алынган чара узды. Көллият укытучылары Гөлназ Бекмансурова, Наталья һәм Андрей Спиридоновлар, Гөлназ Кәримовалар көн дәвамында балаларыбызның иҗаты белән танышты, аларның сәләтен үстерү өчен үз киңәш-тәкъдимнәрен җиткерде. Әлеге мастер-классларда халык уен кораллары һәм җыр сәнгате бүлеге укучылары катнашты. Фортепиано һәм халык уен кораллары бүлегенең иң алдынгы укучыларын теория фәннәре буенча да тыңлап уздылар. Нәтиҗәле хезмәтләре өчен көллият укытучылары сәнгать мәктәбе администрациясе исеменнән Рәхмәт хатларына лаек булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International