ГТО нормативларын тапшыру турында

2022 елның 22 гыйнвары, шимбә

Халыкның төрле категорияләре арасында ГТО ("Хезмәткә һәм оборонага әзер!") нормативларын тапшыруны, спортны, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, Мөслим районы буенча ГТО администраторы Фаттахов Рәсил Кирам улы Тат.Бүләр урта мәктәбе хезмәткәрләре белән "Безнең тормышыбызда ГТО" дигән темага очрашу үткәрде. Фәттахов Р.К. ГТО принциплары, максатлары һәм бурычлары турында сөйләде. Ул Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының структурасы һәм эчтәлеге, төп бүлекләре, сынау төрләре (тестлар) һәм нормативлары белән таныштырды. Расил Кирамович катнашучыларны ГТО Бөтенроссия физкультура-сәламәтләндерү комплексында катнашырга чакырды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International