«Моңлы дөнья» I Халыкара фольклор фестиваль-конкурсы.

2022 елның 11 мае, чәршәмбе
Мөслим балалар сәнгать мәктәбенең тынлы һәм халык уен кораллары бүлеге укучылары милли музыка уен коралларында «Моңлы дөнья» I Халыкара фольклор фестиваль-конкурсында катнаштылар. Безнең нәтиҗәләр: фольклор ансамбль (җитәкчесе Рунар Шәяхмәтов, Радик Газизов) һәм «Тургай» курайчылар ансамбле (җитәкчесе Рунар Шәяхмәтов) – I дәрәҗә лауреатлар, Язилә Кыямова һәм Камилла Григорьева (укытучысы Рунар Шәяхмәтов) – II дәрәҗә лауреатлар. Ралина Искәндәрова – I дәрәҗә дипломант, «Төймә» баянистлар ансамбле – I дәрәҗә дипломант, Муса Исмәгыйлев (укытучысы Әлфинур Гыйльметдинова) – III дәрәҗә лауреат. Әлеге конкурсны гамәлгә куючылар: Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының мәдәният идарәсе. Катнашучылар арасында Башкортстан, Удмуртия, Владикавказ, Дубай шәһәреннән (БГӘ) башкаручылар бар иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International