1 июнь-Халыкара балаларны яклау көнендә Мөслим районында ел саен төрле чаралар уздырыла. Быел шулай ук “Бәхетле балачак” бәйрәм фестивале дә оештырылды. Быел «Мизгел» МЦ белгечләре «Музыкаль уеннар» дип исемләнгән иң күңелле локацияне оештырдылар.

2023 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

1 июнь-Халыкара балаларны яклау көнендә Мөслим районында ел саен төрле чаралар уздырыла. Быел шулай ук “Бәхетле балачак” бәйрәм фестивале дә оештырылды. Быел «Мизгел» МЦ белгечләре «Музыкаль уеннар» дип исемләнгән иң күңелле локацияне оештырдылар. Музыка астында балалар төрле ярышларда җитезлек, тезлек һәм көч сынашып ярыша алдылар. 500 дән артык бала "Бәхетле балачак" чарасында катнашты. Бәйрәмдә район мәктәпләре укучылары, балалар бакчалары, шулай ук аз керемле, күп балалы һәм социаль яктан имин булмаган гаиләләрдәге балалар катнашты. Алар өчен кызыклы уеннар белән флешмоб, җырлар, биюләр, сюрпризлар, аквагрим әзерләнгән иде. Беркем дә читтә яки бүләксез калмады, барысы да күңел ачты!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International