1 июнь көнне "Халыкара балаларны яклау" көне уңаеннан Г.Тукай мәктәбенең спорт мәйданчыгында мини-футбол буенча турнир узды. Турнир "Яшьлек" спорт комплексында шөгыльләнүче балалар арасында барды. Уен бик киеренке булды. Ярышта 2012, 2013,2014 елгы егетләр командалары үз көчләрен сынады.
Ярышның нәтиҗәләре:
1 урында - "Мирас" 2013 елгы яшьүсмер егетләр командасы;
2 урында - "Мирас" 2014 елгы яшьүсмер егетләр командасы;
3 урында - "Мирас" 2012 елгы яшьүсмер егетләр командасы.