"Туган як-Родные края" агрофирмасы яңа, заманча административ-көнкүреш комплексы ачты.

2023 елның 3 июле, дүшәмбе

“Родные края-Туган як” агрофирмасы Республикада беренчеләрдән булып, 20 ел элек Мөслим районының таркалган “Кызыл октябрь”, “Татарстан”, Мулланур Вахитов исемендәге колхозы, Сарман районына кергән “Тукай” совхозы, Минзәлә районының “Урожайная” колхозы җирләрен үз канаты астына алып, ТР хөкүмәте карары нигезендә  оештырыла.

Бүгенгесе көндә агрофирма 22 меңнән артык гектар җирләрдә эшли.  Шуның 9 мең гектары чәчүлек җирлэре Мөслим районында.  

Агрофирма бодай, арпа, арыш, борчак, рапс, горчица, көнбагыш үстерә.  Агрофирма җитештергән уңыш “Чаллы икмәге” ипи заводының икмәк пешерү өчен булган ихтыяҗын тулысынча каплый.

Орлык фондына килгәндә, 2022 нче елда кыска вакыт эчендә агрофирмада сыйфатлы орлык эшкәртү һәм җитештерү линияләре сафка бастырылган. Шушы эшкә 150 млн. нан артык акча тотылган. 

Максат – киләчәктә бездәге климат шартларына яраклаштырылган бөртекле культураларнын  орлыкларын  тулысынча узебездә әзерләү hәм  югары сыйфатлы орлыкларны тирә-як хуҗалыкларга да тәкьдим итү. 

Башка агрохимик чаралар белән берлектән минераль ашлама куллану күләме дә елдан ел арта. Узган ел гектарына 96 килограмм тәэсир итүче матдә кулланылса,  2023 елда гектарына 112 кг тәэсир итүче матдә кертү күздә тотыла. 

Ашламаның нейтраль туфракта нәтиҗәле эшләвен күздә тотып, ел саен 1000 гектардан артык әче туфраклы җирләрне известьләү башкарыла. Шул ук вакытта агрофирмада чәчүлекләрне өстәмә тукландыру максатларында  басуларга әзер эремә җитештерүнең  махсус үзәге дә булдырылды. 

Техника паркы ел саен яңартылып барыла. Соңгы 5 ел эчендә генә  агрофирмага 750 млн сумнан артык инвестиция кертелде, шул исәптән - 2 КСЕРИОН 5000 тракторы, МАГДОН үзйөрешле уру җайланмасы, CASE экскаваторы, ЛИЛИАНИ бункер-үзбушаткыч  һәм бик күп башка җиһазлар сатып алынды. 

Елдан ел инвестицияләрнең күләме арта бара.  2023 ел башыннан өр-яңа 2 үзгәртеп корылган  ПОЛЕСЬЕ урып–җыю комбайны һәм киң функцияле 2 чәчү комплексы кайтарылган. БАРС үзйөрешле агу сибү агрегаты да шушы көннәрдә кайтты. 

Инвесторыбыз тарафыннан төзелеш тармагына да зур игътибар бирелә. ТР хуҗалык һәм азык-төлек белән тәэмин ииү министры Марат Җәббәров һәм Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗин катнашында заман таләпләренә туры килә торган техника саклау һәм ремонтлау базасы һәм административ бина куллануга тапшырылды. 

Вертикаль ашлык саклау комплексы төзү юнәлешендә дә проект – эзләнүләр бара.  Белгечләрне җәлеп итү йөзеннән район үзәгендә 3 йорт сафка бастырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International