ТР Мөслим муниципаль район советының IV чакырылыш ХХХII отчет сессиясе

2024 елның 14 феврале, чәршәмбе

IV чакырылыш Мөслим муниципаль районы Советының XXXII хисап сессиясе узды.

Сессиянең темасы: 2023 елда Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районының социаль-икътисадый үсеше йомгаклары һәм 2024 елга бурычлар.

Сессиядә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе Дауфит Хамадишин, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Минзәлә Закирова, Мөслим муниципаль районы башлыгы Альберт Хуҗин, район депутатлары, оешма, предприятие җитәкчеләре, эшмәкәрләр һәм районның мөслимлеләр катнашты.

Сессия башланганчы кунаклар Г.Тукай ис. Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән очраштылар., «Мизгел» яшьләр үзәгендә булдылар, мәдәният йортында күргәзмә белән таныштылар. Күргәзмәдә рәссамнарның этно-пленеры кысаларында ясаган картиналары, милли бизәкләр белән кул эшләре тәкъдим ителде. Шулай ук Марат Әхмәтов «Яшьлек» спорт мәктәбенең милли көрәш түгәрәгендә булды.

Сессиядә чыгыш ясадылар:

- Мөслим муниципаль районы башлыгы Альберт Хуҗин район эшчәнлеге, 2023 елда эш йомгаклары, 2024 елга бурычлар турында;

- Мөслим районы мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Хәбибуллина муниципаль районда мәгариф системасын үстерү турында;

- Мөслим районы Шуган авыл җирлеге башлыгы Альбина Басорина авыл җирлеге эш тәҗрибәсе белән уртаклашты;

- Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Мөслим районы эшчәнлегенә анализ ясады.

Мөслим муниципаль районы эшчәнлегенә күзәтү ясаганда Марат Готович үсеш нокталарын һәм игътибар итәргә кирәк булган сорауларны билгеләп үтте. Районыбызның районда яшәүче халыкларның туган телен, гореф-гадәтләрен һәм йолаларын саклау һәм үстерү өстендә уңышлы эшләвен билгеләп үтте. Районга киләчәктә дә зур уңышлар теләде.

ТР Мөслим муниципаль район Советының IV чакырылыш ХХХII отчет сессиясендә бүләкләнүчеләр:

1. Агросәнәгать комплексы системасында күпьеллык намуслы хезмәте өчен “Чайка” фермер хуҗалыгы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Шәнгәрәев Дамир Мирзагосман улына Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәте белдерелде.

2. Авыл хужалыгы сәнәгатендә күпъеллык намуслы хезмәте өчен “Агромастер” җитештерү компаниясе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең цех башлыгы Мөхәмәтов Рифгать Хәертдин улына “Татарстан Республикасынын Атказанган авыл хужалыгы механизаторы” дигән мактаулы исем бирелде.

3. Мәдәниятне үстерүгә зур өлеш керткәне өчен “Мөслим балалар сәнгать мәктәбе” муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждениесе укытучысы Йосыпова Гөлназ Моряк кызына “Татарстан Республикасынын Атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.

4. Күпьеллык намуслы хезмәте һәм республикада физик культура һәм спорт үсешенә зур өлеш керткәне өчен "Яшьлек" спорт мәктәбе" муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждениесе тренер-укытучысы Бариев Ларис Хәмбәл улына Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәте белдерелде.

5. Күпьеллык намуслы тырыш хезмәте һәм республикада юл төзелешен үстерүгә керткән өлеше өчен “Мост” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең директоры Галимов Фиргать Әсгать улына Татарстан Республикасы Рәисенең Рэхмэте белдерелде.

6. Мөслим районы сугыш хәрәкәтләре ветераннарының район иҗтимагый оешмасы рәисе Госманов Данил Дамир улына Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәте белдерелде.

7. Мөслим муниципаль районында белем бирүгә керткән зур өлеше һәм намуслы тырыш хезмәте өчен Мөслим муниципаль районы “Мари Буләр төп гомуми белем бирү мәктәбе” директоры Кирилова Венера Виталиевна Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

8. Мөслим муниципаль районында мәдәниятны үстерүгә керткән өлеше һәм намуслы тырыш хезмәте өчен Мөслим муниципаль районы “Мәдәният бүлеге” җитәкчесе Шәймарданова Фидания Фирдәүс кызы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

9. Авыл хуҗалыгы олкәсендә купъеллык намуслы хезмәте өчен һәм тууына 60 яшь тулу уңаеннан крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыгы Вәҗетдинов Илфат Имаметдин улы Мөслим муниципаль район Башлыгының мактау грамотасы белән буләкләнде.
10. Күпъеллык намуслы хезмәте һәм вазифа бурычларын үтәгәндә югары профессиональлеге өчен “Төзекләндерү һәм яшелләндерү” муниципаль унитар предприятиесе грейдер механизаторы Романов Валентин Иванович Мөслим муниципаль район Башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

11. Күпъеллык намуслы хезмәте һәм вазифа бурычларын үтәгәндә югары профессиональлеге өчен “Төзекләндерү һәм яшелләндерү” муниципаль унитар предприятиесе төягеч механизаторы Фатыйхов Шамил Мөхәмәтхамис улы Мөслим муниципаль район Башлыгының мактау грамотасы белән бүләкләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International