Гаилә фестивале уңаеннан ГТО ярышларының сайлап алу туры узды

2024 елның 17 апреле, чәршәмбе

Гаилә елы уңаеннан узучы ярышларда һәр гаиләдән дүрт кеше катнашырга тиеш иде: 8-10 яшьлек бала, әти, әни һәм әби яки бабай. Балалар һәм әти-әниләр озынлыкка сикерү, алга иелү, 30 метрга йөгерү, идәннән гәүдәне күтәрү (пресс), идәннән этелү (отжимание), турникта күтәрелү кебек нормативлар тапшырды. Өлкән буын вәкилләре алга иелүдә, идәннән гәүдәләрен күтәрүдә, идәннән этелүдә көчләрен сынады.

Ярышларның нәтиҗәләре түбәндәгечә булды.
🥇Гизтдиновлар гаиләсе;
🥈Солтановлар гаиләсе;
🥉Хантимеровлар гаиләсе.

Беренче урынны яулаган Гизтдиновлар гаиләсе 20 апрельдә Казан шәһәрендә узачак ярышларның республика этабында районыбыз данын яклаячак. Аларга уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International