17 сентябрь көнне “Курай” паркында “парклар һәм скверлар көне” зурлап бәйрәм ителде. Бу чарадан “Мөслим туган як музее” да читтә калмады. “Тылсымлы сыннар” дип исемләнгән, бүгенге көндә Баланны авылында гомер итүче, агачтан сыннар ясау остасы Илисәй ага Имамовның күргәзмәсе эшләде. Күргәзмәгә куелган һәр сын яшьләрдә дә, өлкәннәрдә дә зур кызыксыну уятты.