“Мөслим йолдызлары - 2017”

2017 елның 24 мае, чәршәмбе

23 май көнне Иске Вәрәш авылы мәдәният йортында зур бәйрәм – “Мөслим йолдызлары - 2017” сәләтле балалар фестивале үтте. Фестивальнең максаты – талантлы яшьләребезне барлау, үстерү, Мөслимебезнең киләчәген  тагын да матуррак итү, данын еракларга таныту. Бәйрәмгә  олимпиада призерлары, спорт ярышларында катнашучылар, иҗади конкурсларда җиңүчеләр, фәнни-гамәли конференцияләрдә урын алучы укучылар чакырылган иде.  Киләчәк буынга белем һәм тәрбия бирүне тагын да яхшырту максатыннан  балалар бакчалары һәм мәктәпләргә интерактив җиһазлар тапшырылды. Фестивальнең кунаклары – район башлыгы Рамил Муллин,  район Советы аппарат җитәкчесе Азат Әхмәтҗанов, мәгариф идарәсе җитәкчесе Рафаэль Демидов, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Ирек Салихҗанов ел дәвамында республика күләм үткәрелгән төрле бәйгеләрдә призлы урын алган 150 дән артык укучыга район Башлыгының рәхмәт хатлары, мәгариф идарәсенең мактау грамоталары һәм кыйммәтле пакетлар тапшырылды. Олимпиада призерларын әзерләүче укытучыларга да рәхмәт белдерелде. Һәр номинациядә  “иң-иң”нәр ачыкланып, аларга “Мөслим йолдызы” статуэткалары бирелде. Бәйрәм концерт номерлары белән үрелеп барды.  Фестиваль азагында Мөслимнең гимнына әверелгән “Мөслимем” җыры башкарылды һәм аны  һәркем басып тыңлады.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International