ИЗВЕЩЕНИЕ для правообладателей земельного участка - Пушкина, 35а(1).docx
1. Dejstviya vo vremya grozy' TAT.docx
5. Pamyatka po gribam TAT.docx
6. Pravila poveden.na vode TAT.docx
2017 елның 29 нчы маеннан 8 июненә кадәр Дәүләт хезмәт инспекциясе һәм Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле Вәкил, хезмәт законнарын үтәүне тикшерү һәм хокук бозуларны кисәтү максатыннан кайбер районнарда гражданнарны кабул итүләр узачак.Безнең районда уртак кабул итү 2017 елның 8 нче июнендә сәгать 10.00 нан сәгать 12.00 кадәр үтәчәк. Үткәрү урыны: Мөслим авылы, Пушкин ур., д. 44 ("Мизгел" яшьләр үзәге )
Халыкны шәхсән кабул итү - Мөслим районы пенсия бүлекчәсе ңитәкчесе - Фәридә Урман кызы Ганиева
29 нчы май көнне сәг. 09:00 - Югары Табын авылы, Мәктәп бинасы
Бәйрәм көннәре - Ураза һәм Корбан.pdf
НОВАЯ ТУЛЯРЕМИЯ - это острое природно-очаговое заболевание(1).doc
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов быелгы Сабан туен бәйрәм итү көне турындагы карарга кул куйды. Әлеге документның тексты республика башлыгы сайтында бастырылган.
Карар нигезендә, авыл җирлегендәге торак пунктларда һәм район үзәкләрендә Сабан туе бәйрәмен 1 һәм 2 июль көннәрендә билгеләп үтү күздә тотыла. Чаллыда бәйрәм тантаналары – 8 июльдә, ә Казанда 15 июльдә үткәреләчәк.
ТР Министрлар кабинетына һәм җирле үзидарә органнарына бәйрәм чараларын күрсәтелгән вакытта оештыру эше йөкләнгән. Указда бәйрәмне оештыру һәм үткәрү өчен җәмәгать берләшмәләре һәм төрле оешмаларны да җәлеп итү тәкъдим ителгән.
ПАМЯТКА поддержки МФХ 2017(3).pdf
"Үлем белән кайда сату итүләре турында хәбәр ит!" Россиякүләм наркотикларга каршы акция. Рәсәйдә һәр елны наркотиклардан 100 000 кеше якты дөнья белән хушлаша.
13 марттан 24 нче мартка кадәр «Үлем белән кайда сату итүләре турында хәбәр ит!» Рәсәй күләм акциянең 1 нче этабы старт алды. Шул рәвешле, халык наркотик куллану һәм тарату белән шөгыльләнүчеләр турындагы мәгълүматны аноним рәвештә тиешле органнарга җиткерә ала. Шул ук вакытта аларга әлеге афәткә каршы көрәш, аны дәвалау чаралары турында да сорашып шалтырату мөмкинлеге тудырылган. Татарстанлылар наркотик тарату, саклау һәм куллану белән бәйле мәгълүматны теләсә-кайсы вакытта калдыра ала. Моның өчен түбәндәге телефон номерлары буенча мөрәҗәгать итәргә була.
Түбәндәге ышаныч телефоннары эшли:
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының дежур бүлеге-(8432) 912-002
ГАУЗ «РТ Наркологик диспансеры» (8432) 72-35-43
ГАУЗ «Яр Чаллы наркологик диспансеры» (8552) 39-68-39
Балалар һәм яшүсмерләр өчен ышаныч телефоны -8-800-2000-122
20/11/2016 - Хөрмәтле сайлаучы! Сезне 2016 нчы елның 20 нче ноябрендә, якшәмбе көнне үзара салым кертү буенча жирле Референдумда тавыш бирергә чакырабыз.Үзегез белән паспортыгыз булуы шарт. Иртәнге 07.00 сәгатьтән кичке 20.00 сәгатькә кадәр без сезне сайлау участогында көтеп калабыз. Сәламәтлегегез какшау яки башка сәбәпле сайлау участогына килә алмасагыз 8(85556) 3-28-74/3-18-50 телефоны аша 14-00 сәгатьтән дә соңга калмыйча участок сайлау комиссиясенә хәбәр итүегезне сорыйбыз.
№ 2004 нче сайлау участогы адресы: Мөслим районы, Югары Табын авылы, Тукай урамы, 19Б йорты – клуб бинасы.
№ 2005 нче сайлау участогы адресы: Мөслим районы, Тугаш авылы, Вахитов урамы, 10А йорты - клуб бинасы.
14/11/2016 кич. сәг. 18:00 - Ташлыяр авылы мәдәният йортында - “Парклар һәм скверлар” елы уңаеннан
Район мәдәният учакларының “Таганда атындык, сәхнәләрдә җырладык, Туган илем - сиңа дан җырладык” исемле КВН конкурсының чираттагы зона туры узачак. Безнең авыл җирлеге КВН командасы "Дөбер-шатыр"ларга зур уңышлар телибез!!!!
День правовой помощи -Приложение 1(3).doc