«Үрәзмәт авыл җирлеге” турында кыскача информация
- Үрәзмәт авылы (213 кеше яши)
- Бүләк авылы (55 кеше яши)
- Сикия авылы ( 66 кеше яши)
- Үрәзмәт- Чишмә авылы (14 кеше яши)
Үрәзмәт авыл җирлегендә барлыгы 348 кеше яши
“Үрәзмәт авыл җирлеге” башлыгы һәм “Үрәзмәт авыл җирлеге” башкарма комитеты җитәкчесе – Закирянов Әлфир Галимҗан улы, ул 1963 елның 20 нчы сентябрендә ТАССРның Мөслим районы Сикия авылында туган, югары белемле, эш телефоны: 32222.
“Үрәзмәт авыл җирлеге” башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары - Әбүбәкерова Римма Назиф кызы.
Участковый полиция хезмәткәре – Байгузин Виктор Юрий улы.
“Үрәзмәт авыл җирлеге”дә 1 мәктәп эшли:
- Үрәзмәт башлангыч белем бирү мәктәбе, анда 12 укучы йөри.
Җирлектә 2 культура йорты һәм 1 китапханә халыкка хезмәт күрсәтә.
Үрәзмәт авылында почта бүлеге эшли, начальнигы Шамсиева Рузилә Әхмәтхавис кызы. Авылларга матбугатны 4 почтальон тарата: Үрәзмәт авылында – Вәҗетдинова Лиллия Әсләметдин кызы, Бүләк авылында – Морзаханова Эльмира Мөдәрис кызы, Сикия авылында – Хәйбрахманова Ләйсирә Әбүләес кызы, Үрәзмәт- Чишмә авылында – Миргаязова Чулпан Фатих кызы.
“Үрәзмәт авыл җирлеге” территориясендә урнашкан авыл хуҗалыгы предприятиеләре ООО “Агрофирма “Урожай”ның “Үрәзмәт” бүлекчәсенә карый. Башкаручы директор - Гилмуллин Ринат Шәйхенур улы.
Үрәзмәт авылында җирлек халкының дини мохтаҗлыкларын канәгатьләндер үөчен, дини йолаларны үтәргә мөмкинлек биреп “Әзһәт” мәчете эшләп тора.
Соңгы яңарту: 2021 елның 9 феврале, 20:34