Июль ае яңалыклары

         

Тойгелде авылында  яңа мәчет төзелеше тәмамланып килә.  29 июнь көнне  "Кыйбла" мәчетенә ай куелды. Чаллы шәһәреннән, күрше авыллардан имамнар, кунаклар килгән иде.

 

     

Тойгелде авылында республиканың   "Чиста су" программасы нигезендә яңа су торбаларын сузу эшләре башланып китте.

     

11 июль көнне Тойгелде авылында халык җыены булып узды. Анда су белән тәэмин ителеш буенча сораулар каралды. "Чиста су" программасы буенча эшләнә торган яңа су линиясенә кагылган сораулар бирделәр.

22 июль көнне Тойгелде авыл җирлегендә “Бердәм Россия” партиясе членнары катнашы белән кандидатларга алдан тавыш бирү уздырылды.

Соңгы яңарту: 2018 елның 24 июле, 08:43

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International