Июль - 2018

 

 4 июльдә Елгабаш авыл клубында "Барысы да чәчәкләр үстерү турында" исемле чара булып узды. Биредә уңган бакчачылар чәчәкләр үстерү буенча үз серләре, өй шартларында үсемлекләр тербияләү буенча файдалы киңәшләре белән уртаклаштылар. Соңыннан авылның иң үрнәк чәчәк үстерү остасы Мулламөхәмәтова Рәвия бакчасында сәяхәт кылынды. 


 

Елгабаш авылы китапханәсендә балалар белән "Әкият сөйлим тыңла" дип исемләнгән әкият  кичәсе узды. Балаларга тәрбия бирүдә әкиятләрнең әһәмияте бик зур. Укучылар татар халык әкиятләре һәм аерым язучыларның әкиятләре белән дә  таныштылар.


 

Красный Яр авылы  клубында балалар белән берлектә өстәл уеннары узды.


 

 6 нчы июль көнне Симәк һәм Елгабаш авылларында су темасына бәйле очрашулар узды.


 

24 нче июль  көнне Симәк һәм Елгабаш авылларында   пенсия фондының Мөслим бүлеге җитәкчесе  Ганиева Фәридә Урмановна   шәхси сораулары буенча авыл халкын кабул итте. Очрашуга килгәннәрне борчыган сорауларның һәрберсенә дә Фәридә Урмановна ачыклык кертте.

Соңгы яңарту: 2018 елның 27 июле, 14:00

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International