Март - 2017

Авыл китапханәчесе И.Г. Салимова "Ромашка" балалар бакчасы балалары белән бергә кошларга җимлек элде. балалар кошлар турында шигырьләр, әкиятләр тыңладылар.


 

4 нче март көнне Симәк төп гомуми белем бирү мәктәбендә әфганчы Зөфәр Садретдинов истәлегенә биатлон ярышы узды. Ярышта Тат Бүләр, Мари Бүләр, Тат Мөшеге, Баек, Түбән Табын мәктәбе командалары катнашты. 1,2 нче урынны Түбән Табын, 3 нче урынны Тат Мөшегесе командалары алды. Спонсорларыбыз- Р.Г. Хабиров, И.Р. Яббаров.


 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

5 нче март көнне, 8 нче март бәйрәме уңаеннан, Елгабаш авылы клубында А. Бариева  һәм Л. Муллагалиева чыгыш ясадылар. Чараның спонсоры - Р.Г. Хабиров.


 

Җирлегебездәге организацияләрнең  территорияләрен кардан чистарту эше даими алып барыла.


 

Елгабаш авылы клубында мәктәп коллективы белән берлектә 8 март бәйрәме үткәрелде.


 

Симәк авылы китапханәчесе А. Г. Салимова Ф. Садриевның туган көне уңаеннан "Әдәби календарь" исемле чара уздырды.


 

16 нчы март көнне Елгабаш башлангыч мәктәбендә авыл клубы эшчеләре белән берлектә "Хуш инде, Әлифба" исемле чара уздырылды.


 

 

17нче март көнне район мәдәният йортында район иҗтимагый советының киңәйтелгән утырышы булды. Анда район башлыгы Р. Х. Муллин, иҗтимагый совет рәисе М.Ш. Юсупов, район ветераннар советы рәисе И.Х. Низамов, мәктәп директорлары,мәдәният йортлары җитәкчеләре, китапханәчеләр һәм имам  - хатиблар катнашты.


 

2017 нче елның язгы чакырылышы 1 апрельдән - 15 нче июльгә кадәр дәвам итә. Безнең җирлек егетләре 28 нче март көнне медицина тикшерүе узачаклар.


 

 

24 нче март көнне безнең җирлектә ТНВ каналының "Татарлар" тапшыруының төшерү группасы эшләде. Алар Елгабаш авылы халкы һәм мәчет белән КФҮ төзеткән Р.Г. Хабиров белән әңгәмә кордылар.


25 нче март көнне Симәк авылы халкы белән очрашу узды. Симәк авыл җирлеге башлыгы Р.А. Садертдинов 2017 нче елгы бурычлар, көтүлек җирләренең мәйданы, үзара салым җыелышының торышы белән таныштырды. Авыл халкының сорауларына җавап бирде.


 

Соңгы яңарту: 2017 елның 3 апреле, 08:39

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International