Апрель ае яңалыклары


12 апрель - быелгы үзара салым акчасына каралган кайбер эшләр инде башкарыла да. Шундыйлардан - авыл эчендәге юлларны грейдирлау.

09 апрель - җирлектә урнашкан барлык оешмалар да өмәгә чыкты. Шулай ук авыл кешеләре дә үз хуҗалык яннарын чистарту өстендә эш башладылар.

Югары Табын авылы мәдәният йорты коллективы санитар-экологик  икеайлыкта бик актив рәвештә старт алды: Бөек Ватан сугышы хөрмәтенә куелган һәйкәл-обелиск тирәсендә яшь үсентеләр – наратлар утырттылар.










Көлегез, көлегез - файдасы күп, БЕЛЕГЕЗ!!!
















Җирлектәге барлык оешмалар да бина яннарын кардан арындырды.











01 нче апрель - төбәгебезнең яме булган Ык елгасында боз китте. Яз белән генә диясе кала барчагызга....
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International