Май ае яңалыклары

 

   


 1941нче елның 22 нче июнь иртәсе. Явыз һәм көчле Гитлер Германиясе сугыш игълан итмичә илебез чикләрен бозып керде. Тыныч шәһәрләр һәм авыллар өстенә меңләгән бомбаларын яудырды. Сугыш башланды! Илебез халкы 1418 көнгә сузылган дәһшәтле Бөек Ватан сугышына күтәрелде. Дүрт ел буе сугыш безнең җиребезне яндырды, туганнарыбызны һәм якыннарыбызны арабыздан тартып алды, күпләрне туган туфрагыннан аерды, язмышларны җимерде. Бөек Ватан сугышы вакыйгалары торган саен ерагая бара. Тик ул вакыйгалар халык хәтереннән беркайчан да җуелмаячак. Чөнки сугыш илебезнең бер генә почмагына да, бер генә йортына да үзенең кайгылы кулы белән кагылмыйча калмаган.   Бу кансыз сугышка безнең Түбән Табын авыл Советы җирлегеннән 874 кеше киткән. "Бер кайтмасак, бер кайтырбыз", - дип китсәләр дә,  353 авылдашыбыз яу кырында мәңгелеккә ятып калды, 521е исән – сау туган нигезләренә әйләнеп кайтып -  күбесе кайткач вафат булды. Жирлегебезда - сугыш кырларында ятып калган авылдашларыбыз истәлегенә, шулай ук яу кырларыннан кире айланеп кайтып вафат булучылар исталегена  - 2 һәйкәлебез-облискыбыз   бар.  Батырларыбызнын  исем – фамилияләре мәрмәр ташка язып куелган. Без аларның исемнәрен мәңге онытмабыз!  Кызганыч, инде бугенге байрамнарда ветераннарыбызнын ратларе сирагайде.  Бүгенге көнгә жирлегебезда  бары тик 1 сугыш ветераныбыз исән-сау. Ул -  Югары Табын авылыннан – Габдрахимов Габдрахман Габдрахимович. Хөрмәтле кунаклар, ветераннар! Якты киләчәгебез, сабыйларның тыныч йокысы өчен гомерен биргән авылдашларыбызны олы ихтирам белән искә алыйк. Туган җирләре өчен башын салган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк. Алар безнең белән, безнең арада. Җиңү көне! Бу сүз һөркайсыбыз өчен дә чиксез кадерле. Җиңү! Ул кешелеккә җирдәге тормышны саклау өчен кирәк иде. Шуңа да 1945 нче ел истәлеге - тормышның үзе кебек мәңгелек. Бөек Җиңүгә 71 ел узды, тагын бик күп дистә еллар үтәр, буын арты буын алмашыныр, ләкин Бөек Җиңү һәм шушы Җиңүне яулаган какшамас фронт һәм тыл каһарманнарының якты истәлеге халык күңелендә мәңге яшәр. Җиңү бәйрәмендә без һәрвакыт халкыбызның дошманны җиңүгә этәргеч биргән гүзәл сыйфатларын исебезгә төшерәбез. Ул - сабырлык, кыюлык, батырлык, ныклык, Ватанга булган мәхәббәт һәм тугрылык. Сугышның барлык авырлык­ларын үз җилкәләрендә татыган, олы тормыш юлы үткән хөрмәтле кешел­әребез бүген биредә, безнең арада. Бүген без, Сезгә дан һәм мәдхия җырлар­га, сезнең түземлегегез һәм сабыр­лыгыгыз алдында баш ияргә җыелдык. Хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннары! Бүгенге бәйрәм өчен оештырылган чарабызны Сезгә багышлыйбыз.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International