17 август көнне Вәрәшбаш авыл җирлегендә сайлау алды җыеннары узды.
Иске Вәрәш авыл башлангыч мәктәбенә санузел төзү эшләре тәмамланды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм ДБУ вәкилләре тарафыннан, "Яңа эш башлаучы фермер", "гаилә фермаларын үстерү" программалары буенча терлекчелек фермаларының баш саны тулылыгын тикшерү башкарылды.
Вәрәшбаш авыл башлангыч мәктәп каршындагы машина тукталышына гравий җәелде. Бу эшне Мөслим районы МУП Яшелләндерү һәм төзекләндерү оешмасы башкарды.
Вәрәшбаш авыл җирлегендәге белем бирү учреждениеләре янында юл билгеләре куелды.
Соңгы яңарту: 2020 елның 27 августы, 15:11