Декабрь ае яңалыклары 2020ел

 

6 декабрь көнне Иске Вәрәш авыл клубының халык театр коллективы Айгөл Әхматгалиеваның «Сагынган чакларымда» пьесасы буенча куелган спектаклен күрсәтте.

 

 Вәрәшбаш авыл җирлеге башлыгы Маннапова Зинфира Мирхаҗиян кызы, башлангыч мәктәптә "Тормыш дәресләре" темасы белән укучылар алдында класс сәгате үткәрде.

 

 

 

 

 

 

 

1993 елдан 3 декабрь Халыкара инвалидлар көне итеп билгеләнде. Әлеге дата белән бәйле рәвештә декабрь башын инвалидлар декадасы итеп үткәрү традициягә керде. Ункөнлек җәмгыятебезгә янәдән аларга даими игътибар бирү, социаль яклау кирәклеге турында искәртә.Инвалидлар ункөнлеге кысаларында, Вәрәшбаш авыл җирлегендә мөмкинлекләре чикле авылдашларыбызга азык-төлек тутырылган пакет таратылды.

 

.

Соңгы яңарту: 2020 елның 15 декабре, 14:51

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International