Февраль ае яңалыклары 2020 ел

 

 

 

 

 

15 нче февраль көнне Вәрәшбаш авыл җирлегендә "30 нчы Спартакиада " уеннары оештырылды. Уеннарда 4 авыл җирлеге катнашып, нәтиҗәдә Вәрәшбаш авыл җирлеге 1 урынга чыкты.

 

 

 

 

Бу көнне Вәрәшбаш авыл җирлегендә яшәгән сугыш чоры балалары белән Мөслим Туган як музеендә экскурсиядә булдык.

 

 

 

ТАССРның 100 еллыгына һәм Бөек җиңүнең 75 еллыгына багышлап, Вәрәшбаш авыл клубы мөдире, авыл ветераннары белән әнгәмэ уздырды.

Бүген укучыларыбыз тыл ветераны Сираева Шәргыя апа янында булдылар. Балалар Шәргыя апаның хәлен белеп, ярдәм итеп кайттылар.

 1нче февраль көнне җирлегебезнең тыл ветераны Галиева Сәрия апага 90 яшь тулды. Бу түгәрәк дата белән юбилярны котларга  туганнары ,якыннары, җирле хакимият  вәкилләре килде.

Соңгы яңарту: 2020 елның 18 феврале, 15:37

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International