Ноябрь ае яңалыклары

 

 

 

 

 

21 нче ноябрь  Вәрәшбаш авыл җирлегеннән "Кәҗәкәйләр" командасы КВН ярышларының финалында катнашып 1 урыга лаек булдылар. Әфәрин кызлар, егетләр!

 

 

 

 

 

Су скважинасына килгән иске электр проводасы яңага алыштырылды.

 

 

 

 

 

Вәрәшбаш авылы 1 нче май урамындагы су башнясында ремонт эшләре бара.

 

 

 

 

 

5 ноябрь көнне йөзү буенча "Өченче буын" республика ярышларының муниципаль этабы узды. Анда безнең җирлектән Хаметова Рәйсә апа, Нуриев Рөстәм абыйлар катнашты. Өлкәннәребезгә сәламәтлек телибез!

 

 

 

 

 

Вәрәшбаш авыл җирлегендә урам утларының янган лампочкалары яңага алыштырылды.

Соңгы яңарту: 2020 елның 25 ноябре, 08:39

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International