Сентябрь аена хәбәрләр

 

 

 

 

 

 

 

Вәрәшбаш авыл җирлегенә караган Иске Вәрәш авылының су башнясына авыл халкы көче белән яңа насос урнаштырылды.

 

Бүген "Яшел бишек" республика конкурсының бүләкләү тантанасы булды. Анда безнең мәктәп укытучысы Хәсәнова Миләүшә Кәшбетдин кызы катнашты. Миләүшә Кәшбетдин кызының уңышлары белән без горурланабыз!

 

 

 

 

 

Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлауларда авылыбыз халкы актив катнашты.

 

 

 

 

 

ООО " Мөслим утлары" оешмасы халыктан җыелган үзара салым хисабына, янып чыккан урам лампочкаларын яңа  лампочкаларга алыштырдылар.

4 нче сентябрь көнне КФХ Исламов И.З. белән төзелгән договор нигезендә, халыкка пай җирләре өчен өләшү максатында салам әзерләү башланды.

 

 

 

 

 

1 нче сентябрь -Белем бәйрәме! Бу көнне барлык укытучылар, укучылар зур шатлыклар белән мәктәпкә агыла. Безнең мәктәпләрдә дә Белем бәйрәме бик әзерлекле һәм матур үтте.

 

 

 

 

 

Бу көнне  Вәрәшбаш авыл җирлегенә кергән җир пайлары хуҗаларына, "Август-Мөслим"  аграфирмасы салам таратты. 

 Татарстанда 14 октябрьдән аналоглы телевидение  эшләүдән туктый. Цифрлы форматта, яхшы сыйфатта  бушлай 20 канал карау мөмкинлеге туачак. Өй яки кесә телефоныннан 8-800-222-8-716 номеры буенча шалтыратып, приставканы кайдан сатып алу, җиһазны ничек кую турында белешеп була.

Соңгы яңарту: 2019 елның 20 сентябре, 10:24

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International