Июль аена хәбәрләр

 

 

 

 

 

 

 

Иске Вәрәш авыл су башнясынын скважинасы урнашкан павильонга, авыл халкы ярдәме белән ремонт ясалды.

 

 

 

 

 

 

ООО "Мост" оешмасы Иске Вәрәш авылы Үзәк урамында асфальт юлында ремонт эшләрен төгәлләде.

 

 

 

 

 

 

24 нче июль көнне Иске Вәрәш авылы Үзәк урамы асфальт юлында ремонт эшләре башланды.

 

 

 

 

 

 

Вәрәшбаш авылы башлангыч мәктәп яны алдында балалар мәйданчыгы урнаштырылды.

 

 

 

 

 

 

12 июль көнне Вәрәшбаш авыл клубында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чара булып узды. Бәйрәмгә быел юбилей датасын билгеләп үтүче парлар чакырылган иде. Бәйрәм башында Вәрәшбаш авыл җирлеге башлыгы З.М. Маннапова чыгыш ясады, кунакларны бәйрәм белән котлады, бу көннең тарихын сөйләде. Аннан соң Вәрәшбаш үзешчәннәре концерты булды. Чыгышларда юбилярлар үзләре дә, аларның балалары һәм оныклары да катнашты. Бәйрәм бик күңелле үтте. Кичә чәй өстәле артында барды.

 

 

 

 

 

 

Бу көнне Вәрәшбаш авыл мәчетендә  балалар өчен ислам лагеры эшли башлады. Лагерьда балалар дин сабакларына, халкыбызның гореф-гадәтләренә, милли уеннар өйрәнделәр. Лагерьның сонгы көннәрендә балалар өчен сабантуй һәм татар халкының милли ризыкларыннан ярминкәләр оештырылды.

 

 

 

 

 

 

7 нче июль көнне, авыл җирлеге советы, китапханә, мәктәп хезмәткәрләре һәм авылдашлар белән мәчет яны территориясендә өмә оештырылды. Территория чүп үләннәреннән арындырылды.

 

 

 

 

 

 

"Борхан" чишмәсе янында өмә үтте. Чишмә янын чүп үләннәреннән чистарттык.

Соңгы яңарту: 2019 елның 5 августы, 09:13

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International