Апрель аена хәбәрләр

 

 
   29,30 нчы апрель көннәрендә Вәрәшбаш авыл җирлегенә караган авыл зиратларында өмә оештырылды. Иске Вәрәш, Вәрәшбаш авылы зиратларында: корыган  үләннәрне җыештыру, корыган агачларны кисү, чистарту, зират коймасын буяу эшләре башкарылды. Өмәдә ике авылдан 140 лап кеше катнашты.Зиратта җыештыру, чистарту эшләре  икенче атна ялларында дәвам итәчәк! Өмәдә катнашкан һәрбер авылдашка Җирле үзидарә зур рәхмәтен белдерә!

 

 

 


Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы Вәрәшбаш авыл җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Зигангирова Альфира Рәис кызы җирле үзидарә органнарында озак еллар куйган нәтиҗәле хезмәте өчен һәм Җирле үзидарә көне уңаеннан ТР Мөслим муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

 

 

 

 

22 нче апрель көнне Вәрәшбаш авыл җирлегендә чисталык ике айлыгы кысаларында бюджет хезмәткәрләре белән территорияләрне чистарту буенча зур өмә үткәрелде.

 

 

 


19 нчы апрель көнне Вәрәшбаш мәктәбе укытучылары "Мизгел" яшьләр үзәгендә оештырылган интеллектуаль-күңел ачу кичәсендә катнаштылар. Вәрәшбаш авылыннан "Укымышлы ябалаклар" командасы ярымфиналда икенче урынга лаек булды һәм "Мизгел" яшьләр үзәгенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

 

 

 


 

Чисталык ике айлыгы кысаларында Вәрәшбаш авыл җирлегенә караган авылларда чираттагы өмә оештырылды. Анда барлык бюджет хезмәткәрләре катнашты.

 

 

 

 


Бүген Вәрәшбаш авыл җирлеге башлыгы Маннапова Зинфира Мирхаҗиян кызы Вәрәшбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән "Җирле үзидарәләр" көненә багышланган түгәрәк өстәл янында сөйләшү үткәрде.

 

 

 

 



18 нче апрель көнне Вәрәшбаш авыл җирлеге хезмәткәрләре, төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, укытучылары белән һәйкәл янында өмә үткәрде.

 

 

 

 

 

 

 

 18 нче апрель көнне "Мизгел" яшьләр үзәгендә милли йолаларны торгызу максатыннан, "Калфаклар туе" кичәсе үткәрелде. Анда Вәрәшбаш авыл җирлегеннән Багауова Бәһиҗә апа, Вәрәшбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучылары катнашты.

 


  16 апрель көнне Вәрәшбаш авыл җирлеге башлыгы, җирлектә булган  язгы ташу чорында буаларның торышын тикшереп йөрде.

 

 

 

 


  Район балалар бакчалары арасында "Балаларга юл йөрү билгеләрен, кагыйдәләрен өйрәтү буенча иң яхшы үстерешле тирәлек" темасына регион ара конкурс узды. Анда Вәрәшбаш авылы "Аккош" балалар бакчасы коллективы "Кечкенә җәяүлеләр" номинациясендә җиңүче дип табылды һәм грамота белән бүләкләнде.

 

 

   Узган атнада район күләмендә үткәрелгән "Секреты дружного класса" дигән конкурс үтте. Бу конкурста безнең Вәрәшбаш төп гомуми белем бирү мәктәбеннән 6 сыйныфтан әти-әниләр комитеты катнашты. Конкурста актив катнашканнары өчен аларга мактау грамоталары тапшырылды.

8 апрель көнне Вәрәшбаш җирлегенә караган һәр оешманың территориясендә кар тарату өмәләре үткәрелде.

 

 

 

 

6 апрель көнне авыл җирлеге башкарма комитет җитәкчеләре ,аларның урынбасарлары "БАРСГруп"компаниясе тарафыннан уздырылган электрон хуҗалык китаплары белән эшләу буенча дистанцион укуларда катнашты.

  6 нчы апрель 2017 ел-  2016-2020 еллар аралыгына авыл җирлекләренең үсеш планнары тыңланды .

 

 

 

 


 
Мөслим муниципаль районының "Мизгел" яшьләр үзәгендә, яшьләр арасында интеллектуаль уеннар бәйгесе бара. 5 апрель көнне үткәрелгән ярымфиналда Вәрәшбаш авыл җирлегеннән яшьләр командасы беренче урынны яулап финалга чыктылар. Җиңүчеләргә диплом һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Финал ярышында сезгә зур уңышлар телибез!



   Язгы ташулардан  урам юлларын саклау максатыннан, апрель башында юлларны өстәмә рәвештә чистарту үткәрелде.

 

 

 

 

  1 нче апрельдән җирлегебездә чисталык икеайлыгына старт бирелде. Бу көнне барлык оешмалар кар тарату өмәләренә чыкты.

 

 

 

 

1 апрель көнне Вәрәшбаш авыл җирлегендә пай җирләрен арендага бирү буенча пайчылар белән җыелыш үтте. Җыелышта "Органик групп Урожай"ның вәкилләре катнашты. Алар пай җиренең 1 га 25кг бодай, 25 кг арпа түләргә, дип килеште. Пайчылар үз араларыннан вәкил сайлап куйдылар.

Соңгы яңарту: 2017 елның 3 мае, 07:23

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International