февраль ае яңалыклары

 

27 нче февраль көнне Мөслим муниципаль районы мәдәният йортында, Вәрәшбаш авыл җирлегенең "Яшьнәп яшә, җырлы халкым" смотр конкурсы концерты булды.

 

 

 

  23 нче февраль көнне Иске Вәрәш авылы мәдәният йортында авыл үзешчәннәре катнашында Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм концерты булып узды, ир-егетләребез бәйрәм котлаулары да кабул итте.

Концерт тулысы белән , 27 нче февраль көнне, үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның район  бәйгесе кысаларында  район культура йортында күрсәтеләчәк.  Райондашдашларыбызны концертыбызда көтеп калабыз!

 

 

 

22 нче февраль. Вәрәшбаш авылы китапханәсендә ,мәктәп укучылары белән ,"Татар теле - дуслык теле" дип исемләнгән кичә үтте.

 

 

 

18 нче февраль көнне Вәрәшбаш авыл җирлегендә "27 нче Спартакиада " уеннары оештырылды. Уеннарда 4 авыл җирлеге катнашып, нәтиҗәдә Вәрәшбаш авыл җирлеге 2 урынга чыкты.

 

 

 

 

 

 

Бу көннәрдә Вәрәшбаш авыл җирлегенә караган авылларда Спартакиада ярышларына әзерлек эшләре бара. Мәктәпнең спортзалы кичке 6 дан 9 га кадәр ачык, анда  яшьләр бик теләп волейбол уйныйлар.

 

 

 

 

  

"Мизгел" яшьләр үзәгендә: мәктәп укучылары, студентлар һәм яшь укытучыларның очрашуы үтте. Очрашуда укытучылардан торган 3 команда КВН уеннары буенча көч сынашты. Нәтиҗәдә безнең төп гомуми белем бирү мәктәбе 1 урынны яулады.

Соңгы яңарту: 2017 елның 1 марты, 08:06

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International