Июнь аена хәбәрләр

 

 

 

 

 

 

 

Вәрәшбаш авыл җирлеге буенча көндәлек тирә якны төзекләндерү буенча максатчан эш алып барыла. Шул максаттан чыгып җәйге чорда җирлек территориясен җыештыру, печән чабу, чишмә, мәчетяннарында өмә эшләре алып барыла.

 

 

 

 

 

 

Бу көнне Вәрәшбаш авылында урам утларының төзек булмаган лампочкалары ремонтланды һәм алыштырылды.

 

 

 

 

 

 

Вәрәшбаш авылында халкны су белән тәэмин итә торган су трассасы тишелү сәбәпле ремонт эшләре үткәрелде. Ял көне булуга карамастан, авыл халкы белән берлектә су линиясен тиз арада ремонтланды.

 

 

 

 

 

 

Вәрәшбаш Сабантуен быел ерак чит илләрдән- Испания, Италия, Казахстан һәм Россиянең бик күп шәһәрләреннән килгән кунаклар да карады. Кунакларыбыз милли бәйрәмебезнең уенннарын карап хозурланды, милли ризыгыбыз бәлештән авыз иттеләр.

 

 

 

 

 

 

Борынгы заманнарда ук язгы сабан һәм муллык бәйрәме буларак барлыкка килгән Сабантуй – ел саен көтеп алына торган шатлыклы вакыйга.Бу милли бәйрәмдә без язгы чәчүгә нәтиҗә ясыйбыз, уңган игенчеләребезгә  рәхмәтебезне һәм ихтирамыбызны белдерәбез.Быел да шушы традициягә тугры калып авылларыбызда Сабантуйлар гөрләп үтте. Спорт ярышлары, традицион уеннар, милли көрәш авылыбыз үзешчәннәренең җыр-биюләре белән үрелеп барды.  Балалар өчен    уеннар оештырылды.

 

 

 

 

 

 

5 нче июнь көнне җирлегебез авылларында милли бәйрәмебез- Сабантуйга бүләк җыю оештырылды.

 

 

 

 

 

 

1 нче июнь  көнне Вәрәшбаш авылында гомер итүче тыл ветераны  Багауова Фатиха Галимардан кызына   90 яшь тулды. Чын күнелебездән Фатиха апаны юбилее белән тәбрик итәбез һәм ныклы сәламәтлек, шатлык – куанычлы көннәр, иминлек телибез.

 

 

 

 

 

 

Җирлектә халкыбызның милли бәйрәме- Сабантуйга әзерлек эшләре дәвам итә. Вәрәшбаш , Иске Вәрәш авыл сабантуе мәйданнарында үләннәр чабылды, җыештыру эшләре оештырылды. Бүген ике майданда да эшләр төгәлләнеп килә.

4 нче июнь көнне җирлегебездәге авыл мәчетләрендә Ураза гаете үтте.

 

 

 

 

 

 Вәрәшбаш авыл җирлегендә, халыктан җыелган үзара салым хисабына Һәйкәл яны территориясе койма белән әйләндереп алынды.

Соңгы яңарту: 2019 елның 4 июле, 07:46

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International