Май аена хәбәрләр

 




 


 Вәрәшбаш авылы "Аккош" балалар бакчасында чыгарылыш кичәсе узды.

 

 


  
 
  25 нче май көнне авылдашыбыз, Вәрәшбаш авыл җирлеге Совет депутаты Галимов Тимур Хамзин улы ярдәмендә мәчет тирәсендәге иске, җимерелеп беткән сарайлар җыештырылып, эттерелде. Авыл җирлеге башлыгы Маннапова З.М.,  Галимов Т.Х. улына бу изге эшләре өчен зур рәхмәтен белдерә! Аңа киләчәктә сәламәтлек, эшендә уңышлар тели!

 

 

 

 

Ниһаять, Соңгы звонок көне дә килеп җитте. Чыгарылыш сыйныф укучылары берсеннән берсе матур киенеп, ачык итеп елмаеп басып торалар.  Укытучылары, укучыларны "Соңгы кыңгырау" бәйрәме белән Вәрәшбаш авыл җирлеге башлыгы Маннапова З.М., Мөслим муниципаль районыннан җибәрелгән вәкил Мухаметдинов Д.З., төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Яхина Л.Р. тәбрикләделәр, чыгарылыш укучыларына җылы теләкләрен җиткерделәр.

 

 

 

 

 

 23 нче май көнне Вәрәшбаш авылында энергосет хезмәткәрләре электролинияга комачаулаган агачларны кисә башладылар.

 

 

 

 

 


22 нче май көнне Вәрәшбаш авыл мәчете тирәсендә җимерек сарай һәм коймаларны җыештыру буенча күләмле эшләр башланды.

 

 

 

 

 
Иске Вәрәш авылы тирәсендә хасыйл булган чүплек яндырылды һәм балчык белән күмелде.


17 нче май көнне Вәрәшбаш авыл җирлегенә караган авылларда юл ремонты буенча, смета төзү өчен подрядчиклар белән берлектә юллар карап чыгылды.

 

 

 

 

 16 май көнне Вәрәшбаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә, балалар белән берлектә яшелчә бакчасына бәрәңге утыртылды.

Вәрәшбаш авылы 1 май урамындагы тыкрык буенда үскән чаган куаклыгы, шул хуҗалыкта яшәгән хуҗалар тарафыннан чистартылды.

 

 

 

 

Вәрәшбаш авыл җирлегендә хасил булган чүплек эттерелеп күмелде, ул урындагы юлларга гравий таратылды.

 

 

 

10 нчы май көнне электр линиясендәге баганалар агартылды.

 

 

 

 

 9 нчы май көнне Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан районда оештырылган тантаналы парадта ветераннар Ханова Әминә Газиз кызы һәм Хасаншина Рәисә Рахматулла кызы катнаштылар.

 

 

 

 

 Авылыбызның Ак әбисе, хезмәт һәм тыл ветераны Сираева Шәргия Хуҗа кызы 8 май көнне үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.  Мөслим районы ветераннар Советы рәисе Низамов Илгиз Хафизович Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау хатларын һәм район Советы бүләген тапшырды.Ветеранны шулай ук Вәрәшбаш авыл җирлеге Башлыгы Маннапова З.М. һәм авылдашлары котлады.


Шул ук көнне тыл һәм хезмәт ветераннары хөрмәтенә, "Органик групп Урожай" һәм шәхси эшмәкәр Галимов Т.Х. улы ярдәме белән чәй өстәле әзерләнде.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

8 нче май  көнне Иске Вәрәш, Вәрәшбаш авылындагы обелисклар янында Җиңү көненә багышланган тантаналы митинг үтте. Тыл ветераннарын, авыл халкын Вәрәшбаш авыл җирлеге башлыгы Маннапова З.М.., Мөслим муниципаль районыннан җибәрелгән вәкил Мухаметдинов Д.З.,  Вәрәшбаш  төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Яхина Л.Р. , җирлекнең  ветераннар советы җитәкчесе Багауова Б.С., ветераннар советы рәисе Низамов И.Х.  котладылар.

 

 

 

 Авыл җирлеге башлыгы Маннапова З.М. тыл ветераннарының өйләрендә булып Җиңү көне белән котлады һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Котлау открыткаларын тапшырды.

 

 

 

 

Вәрәшбаш авыл җирлегенең "Алтын запас»   командасы "Мизгел" яшьләр үзәгендә булып узган "Мөслим даһилары" интеллектуаль-күңел ачу уенынының финал турында II урынны яулап Свияжск шәһәренә экскурсиягә бару хокукын яуладылар.

 

 

 

  Вәрәшбаш авыл җирлегендә халыкны эчәр су белән 3 скважина тәэмин итә. 1-2 май көннәрендә өмә үткәрелеп,  су башнялары территориясе чистартылды: корыган үләннәр, чүп-чар җыйнап алынды.

 

 

 

 

 Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының вәкилләре белән берлектә контракт буенча хәрби хезмәткэ гражданнар җыю буенча киңәшмә узды.

Соңгы яңарту: 2017 елның 31 мае, 15:00

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International