апрель аена хәбәрләр

 

 

1 апрельдан Метрәй авыл җирлегендә чисталык ике айлыгы башланды.

 

 

 

 

 

 

Метрәй авылы мәдәният хезмәткәрләре укучы балалар белән экскурсияга чыктылар.

 

 

          

 

Метрәй мәктәбе бинасында ремонт эшләре дәвам итә.

 

 

 

Апрель аенда узләренең юбилейларын билгеләп үтүче хезмәт ветераннарыбыз:

Хафизова Мәмдузә Касым кызы - 80 яшь

Димиева Мәлуфә Юныс кызы -90 яшь

Саматова Замира Мирзамхамәт кызы -65 яшь

Ситдиков Зайнагетдин Әхмет улына - 70 яшь тула

Сезне ихластан юбилейларыгыз белән тәбрик итәбез.Сезгә сәламәтлек,

балалар,оныклар куанычы,тыныч,мул тормыш телибез.

 

             

 

6 апрель көнне авыл җирлеге башкарма комитет җитәкчеләре ,аларның урынбасарлары "БАРСГруп"компаниясе тарафыннан уздырылган электрон хуҗалык китаплары белән эшләу буенча дистанцион укуларда катнаштык.

 

          

 

"Әти,Әни Һәм мин- спорт сөюче гаилә" дигән исемдә спорт мәктәбендә бәйрәм узды.Метрәй авылыннан Шарифуллин Ренатлар гаиләсе катнашты һәм беренче урынны яуладылар.

 

             

 

Метрәй балалар  бакчасында йөрүче нәниләребез "Мөслим туган як музеенда"  экскурсияда булдылар

           

 

Сал.Мухан авылы китапханәчесе балалар белән " Ык елгасы авылым тирәли" исемле экологик сукмак буйлап сәяхәткә чыктылар.

                 

 

               

                  

  19 апрель көнне Варяш Баш зонасында "Яшь бөреләр" талантлы балалар фестиваленең сайлап алу туры булды.Безнең җирлектән дә  яшь талантларыбыз катнаштылар һәм финалга уттеләр

              

 

            

22 апрель көнне авыл җирлеге буенча өмәләр узды,оешмалар үзләренең территорияләрен чистарттылар.

 

  

  

  Татарстан Дәүләт филармониясенең концертлар залында республика ветераннар оешмасы төзелүнең 30 еллыгы уңаеннан үзешчән сәнгатьтә катнашучы ветераннарнын "Балкыш" фестивале гала концерты узды.Анда Метрәй авыл җирлегендә гомер итүче Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Миргарифан Ханнанов чыгыш ясады

 

 

             

Салауз-Мухан төп гомуми белем бирү мәктәбендә яшь педагоглар катнашында спорт турниры узды.

           

 

Метрәй авылында гомер итүче Димиева Мәвлуфә Юныс кызын район җитәкчелеге ,авыл җирлеге башлыгы,ветераннар советы рәисе - 90 яшьлек юбилее белән тәбрикләделәр.Юбилярга РФ Президенты В.В. Путиннын котлау хаты һәм кучтәнәчләр тапшырылды.

 

 

  Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы Метрәй авыл җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Шакирова Гүзәлия Ислам кызы җирле үзидарә органнарында озак еллар куйган нәтиҗәле хезмәте өчен ТР Мөслим муниципаль районы башлыгынын Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

 

 

 

 

          

    Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 131 еллыгы уңаеннан Метрәй авыл китапхәнәчесе "Мәңге яши Тукай безнең йөрәкләрдә " дигән әдәби кичә уткәрде

Соңгы яңарту: 2017 елның 28 апреле, 14:06

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International