Яңалыклар 26.03.2015

23 нче март көнне Тойгелде авылы мәдәният йортында   Сугыш һәм тыл ветераннарына юбилей медальләрен бирү тантанасы узды.  Җирлектә барысы - 46 тыл  һәм 1 сугыш ветеранына медальләр кайтты. Чара укучылар  коллективы әзерләгән монтаж, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар башкаруындагы җырлар белән үрелеп барды. Тантана чәй өстәле янында  дәвам итте.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International