Август ае яңалыклары 2019 ел

28 август көнне   Яңа Усы төп гомуми  белем бирү мәктәбендә райондашыбыз  -  язучы  Ләбиб Лерон  һәм  аның иҗатташ дуслары   Камил Кәримов , Алмаз Хәмзин белән  әдәби музыкаль очрашу   булып узды.

 

"Россия киносы көне" уңаеннан Яңа Усы мәдәният йортында  китапханә белән берлектә "Могҗизалар кыры" уены узды.

 

Татарстанда 14 октябрьдән аналоглы телевидение  эшләүдән туктый. Цифрлы форматта, яхшы сыйфатта  бушлай 20 канал карау мөмкинлеге туачак. Өй яки кесә телефоныннан 8-800-222-8-716 номеры буенча шалтыратып, приставканы кайдан сатып алу, җиһазны ничек кую турында белешеп була.

 

15 нче август көнне 43 нче Ык буе бермандатлы сайлау округы буенча VI  чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатына кандидат Хабибуллин Альберт Галимҗан улы Яңа Усы авыл җирлегендә яшәүчеләр белән очрашу үткәрде. Халык белән очрашуда депутатлыкка кандидат үзенең  депутатлык эшчәнлеге, үзенә алга куйган максат-бурычлар белән таныштырды. Һәр җирлектә халыктан кергән сорауларның чишелешен тәэмин итүне дә үзенең эш планына кертәчәген ассызыклады.

 

10 август көнне Яңа Усы мәдәният йортында "Матурлык көне" исемле чара узды. Кичә барышында гүзәл ханымнар төрле маскалар ясау, косметик чаралар куллану хәм бизәнү серләренә төшенделәр.

 

Хөрмәтле җирлегебез  халкы!

Бөек ватан сугышында һәлак булган, сугыштан кайтып вафат булганһәм хәбәрсез югалаган якташларыбызның исем-фамилияләрен төгәлләштерү  максатында Бөек Җиңүнең  75 еллыгына әзерлек буенча районда комитет төзелде. Бөек Ватан сугышында катнашучыларның мемориалҗ такталарга кертелгән исемлеге белән Мөслим муниципаль  районының рәсми сайтында “Район тормышы” бүлегендә “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында  Җиңүнең  75 еллыгына әзерлек” бүлекчәсендә танышырга мөмкин. Әлеге исемлекләрне төгәлләштерү буенча мәгълүматларыгыз булса, 2-46-01 телефоны аша бердәм деңур-диспетчерлык хезмәтенә хәбәр итүгез сорала.

 

Яңа Усы авылы зиратында мәрхәмәтле  авылдашларыбыз  көче белән инструментларны саклау өчен ярдәмче бина корылды. Бу эштә актив катнашканнарның барысына да зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Соңгы яңарту: 2022 елның 25 апреле, 11:01

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International