Март ае яңалыклары 2019 ел

Бөтендөнья су көне уңаеннан Яңа Усы авылы китапханәчесе мәдәният йорты җитәкчесе белән берлектә, “Су – яшәү чыганагы” дигән экологик сәгать үткәрделәр. Балаларга кеше тормышында суның әһәмияте, яшәү чыганагы булуын төшендерделәр, елга һәм чишмәләрне сакларга кирәклеген аңлаттылар. Чишмә һәм елгалар турында табышмаклар, шигырьләр искә төшерелде.

 

Халыкара театр көне уңаеннан Яңа Усы авылы китапханәчесе мәдәният йорты җитәкчесе белән берлектә, “Театр – ул тылсым дөньясы!” дигән әдәби кичә үткәрделәр. Китап күргәзмәсе оештырды. Презентация ярдәмендә Казан шәһәрендәге театрлар белән таныштырдылар, танылган актерлар, аларның тормыш юллары һәм кызыклы вакыйгалары турында сөйләделәр.

 

Яңа Усы авылы китапханәчесе язучы-прозаик Вахит Шәйхенур улы Имамовка 65 яшь тулу уңаеннан, “Татар тарихына сәяхәт” дигән исем астында китап укучылар белән әдәби сәгать үткәрде. Китапханәче китап күргәзмәсе оештырды, кыскача язучының иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштырды, китапларына күзәтү ясады. 

 

15 март көнне Яңа Усы мәдәният йортында "Начар гадәтләр-сәламәтлеккә зыян" исемле тематик дискотека узды.

 

Яңа Усы авылы китапханәчесе балалар язучысы Виталий Бианкиның тууына 125 ел тулуга багышланган “Лесной сказочник” исемле әдәби сәгать үткәрде. Мероприятие барышында укучылар язучының тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар, китапларына күзәтү ясадылар. Соңыннан бергәләшеп җәнлекләр, кошлар, бөҗәкләр һәм чәчәкләр турындагы табышмакларга җаваплар эзләделәр.

 

9  нчы март көнне Бикмәч авылында “Уарня” кыш озату бәйрәме булды.

 

Яңа Усы авылында  китапханәче һәм мәдәният йорты директоры, авыл җирлеге белән берлектә Май чабу  бәйрәме үткәрде. Сый-нигъмәтләр белән сыгылып торган өстәл әзерләнде,чәй кайнап торды, коймаклар табада пешеп торды. Күңелле уеннар уйнатылды. Бәйрәм концерт номерлары белән үрелеп барды.

 

Яңа Усы авылы китапханәчесе Бикмәч авылында урнашкан күчмә китап бирү пунктында булды. Укучыларны яңа китаплар, журналлар белән таныштырды. Китапханәсез авылларны китап белән тәэмин итеп торуның мондый юлы - укучыларны рухи азык белән бәйләп торса, ә китапханәчеләр өчен - китап укучылар саны арту белән бик отышлы.

 

Яңа Усы авылы китапханәчесе мәдәният йорты җитәкчесе белән берлектә 8 Март -  Халыкара хатын-кызлар уңаеннан, “Хатын-кызлар – җирнең бизәге” исемле әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр. Кичә котлаулар белән башлап китте, бәйрәмнең тарихы белән таныштырылды. “Рәсем буенча җырны таны”, “Көйне таны” исемле конкурслар, күңелле сораулар әзерләнде, ахырда караокега кушылып җырлар башкарылды.

 

Яңа Усы авылы китапханәчесе мәдәният йорты җитәкчесе белән берлектә “Наркотикларсыз тормыш” исемле әңгәмә үткәрделәр. Наркоманиянең зарары, сәламәт яшәү рәвеше алып бару, киләчәккә дөрес юл сайлый белергә кирәклеге хакында сөйләп үттеләр.

 

Яңа Усы авылы китапханәчесе балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләргә “Мөслимебез әдипләре” исемле әдәби сәгать үткәрде. Презентация ярдәмендә якташ язучылар турында сөйләде, китаплары белән таныштырды һәм бергәләп күңелле хикәяләрен, шигырьләрен укып фикер алыштылар.

 

2 март көнне Яңа Усы мәдәният йортында "Язгы манзара" исемле тематик дискотека узды.

 

Соңгы яңарту: 2022 елның 25 апреле, 10:58

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International