Ноябрь ае яңалыклары 2019 ел

В Новоусинской сельской библиотеке прошел литературно-музыкальный вечер “Әле ярый җирдә әни бар!” . На мероприятии  дети вместе с мамами  участвовали  в различных конкурсах. Дети читали стихи, пели песни, вручали памятные подарки своим мамам.

 

Яңа Усы авыл җирлеге депутатлары  Романова Галина Степановна һәм  Тимашев Альберт Николаевич авыл җирлеге бинасында шәхси сораулары  буенча халык кабул иттеләр.

 

Яңа Усы төп гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучылары ата-аналар белән берлектә ата-аналар комитетларының "Тату сыйныф серләре" дигән республика конкурсында катнаштылар һәм  "Социализация факторы буларак милли традицияләр"номинациясендә җиңделәр.

 

Район үзәгендә үткәрелгән ярминкәдә актив катнашкан өчен Яңа Усы төп гомуми белем бирү мәктәбе коллективы Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

 

Яңа Усы мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Маҗара" балалар театры Г.Гарифуллинаның "Уйнак белән Муйнак маҗаралары" исемле әкиятен сәхнәләштерде.

 

Яңа Усы авылы китапханәсендә “7 ноябрь – Октябрь революциясе көне “ дип исемләнгән әңгәмә үтте. Китапханәче укучыларга, Октябрь революциясе —1917 елда Русиядә булып узган ХХ гасырның иң зур сәяси вакыйгаларының берсе икәнен аңлатып узды. Китап күргәзмәсе оештырылды һәм анда урын алган 1917 елгы тарихи вакыйгалар турындагы материаллар, укучыларга үткән чорларга үтеп керергә ярдәм итте.

 

Яңа Усы авылы китапханәчесе мәдәнят йорты җитәкчесе белән берлектә ТР Конституциясе көне уңаеннан “Конституция – төп законыбыз” дигән парламент сәгате үткәрделәр. Укучылар Конституция, закон, гражданин төшенчәләре, кеше хокуклары, бурычлары белән таныштылар, мәгънәләрен ачыкладылар.

 

Яңа Усы авылы китапханәчесе китап укырга яратучы Оленина Зөһрә апа белән үзәк китапханәдә үткәрелгән “Иң күп китап укучы” әдәби кичәсендә катнашты.

 

Яңа Усы авылы китапханәчесе мәдәният йорты җитәкчесе белән берлектә “Бердәмлек һәм татулык көне” исемле әңгәмә   үткәрде. Китап укучыларга бердәмлек төшенчәсе аңлатылды. Русча- татарча шигырьләр, әкиятләр укылды. Әңгәмә ахырында плакатлар ясалды.

 

Яңа Усы авылы китапханәчесе мәдәният йорты җитәкчесе белән берлектә  “Көзге бал” кичәсе үткәрделәр. Бәйрәм балаларның концерты белән башланып китте. Анда төрле конкурслар, ярышлар, уеннар бик җанлы оештырылды. Көз турында шигырьләр укылды, табышмаклар әйтелде. Шул ук вакытта көз нигъмәтләре ярдәмендә оештырылган күргәзмә дә балаларның игътибарын җәлеп итте.

Соңгы яңарту: 2022 елның 25 апреле, 11:03

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International