Апрель ае яңалыклары

  2 апрель. ООО "Органик Групп" ЫК а/ф сының "Калмия" бүлекчәсендә язгы кыр эшләренә әзерлек төгәлләнеп килә. Җитәрлек күләмдә минераль ашлама һәм ГСМ әзерләп куелган.

 

 

 

 

6 апрель. Иске Карамалы авыл җирлегедә урам яткырткычларын ремонтлау һәм яңаларын урнаштыру дәвам итә. Шушы көннәрдә Мөслим "Жилэнергосервис" оешмасы электриклары ярдәме белән өч яктырткыч ремонтланды һәм шулай ук өч яңа светодиод яктырткыч куелды. Эшләр узара салым хисабына башкарыла.

 

 

 

 

6 апрель. Иске Карамалы мәдәният йортында ООО "Органик групп" ЫК а/ф сы җитәкчелегенең механизаторлар белән эшлекле очрашуы булып узды. Җыелышта якынлашып килүче чәчү кампаниясен сөйләштеләр. Хезмәткә түләү хаклары белән таныштылар. Очрашу яхшы фикердә, язгы чүчүне тиз арада бетерү нияте белән тәмамланды.

 

 

 

 

7 апрель.  "Органик групп" җәмгятенең ЫК а/ф сы эшчәнлек алып барган җирлекләрдә язгы кыр эшләренә әзерлек һәм фермаларда малларны тоту буенча семинар-киңәшмә булып узды. Семинар барышында ЫК а/ф сының Дуслык, Игенче, Калмия бүлекчәләрендә урнашкан фермалар, ындыр табаклары һәм ремонт мастерскойлары каралды. Киңәшмәнең пленар өлеше Иске Карамалы мәдәният йортында узды.

 

 

13 апрель. Иске Карамалы балалар бакчасында ремонт төгәлләнү алдында. Су, канализация, җылыту системалары корылып бетте. Стеналар штукатурланды. Асылма түшәмнәр эшләнеп бетеп бара. Яңа ишекләр куелды. Әкренләп чистарту эшләре башланды.

 

 

 

 

 

13 апрель. Язгы җылы көннәр башлану белән авыл җирлегендә кыш буе җыелган чүп чарлардан арыну өмәләре башланды. Һава торышының матур булуыннан файдаланып, шимбә көнен көтеп тормыйча, авыл җирлеге администрациясе хезмәткәрләре авылга керү юлы, буа буйларын чистартуны оештырдылар.

 

 

 

 

24 апрель. Иске Карамалы авыл җирлегенең Түреш авылында агач посадкалары утырту оештырылды. ГБУ "Мензелинский лесхоз" хезмәткәрләре ярдәме белән 3 гектар мәйданда чыршы, нарат һәм карагай үсентеләре утыртылды.

 

25 апрель. Санитар икеайлык кысаларында Күбәк урта мәктәбе укучылары Мөслим - Актаныш юлындагы юл буе агач полосасын чистарттылар

Соңгы яңарту: 2016 елның 25 апреле, 14:04

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International