Апрель ае яңалыклары

04 апрель. "Органик групп" җәмгыятенең Мөслим районыны хуҗалыкларында техниканы язгы кыр эшләренә әзерлек буенча карау үтте. Тататрстан Республикасы авыл хуҗалыгы министрлыгы оештырган комиссия Иске Карамалы "Калмия" бүлекчәсендә техника яхшы әзерләнгән дигән нәтиҗәгә килде, язгы чәчүдә уңышлар теләде.

 

 

 

6 нчы апрель конне авыл жирлеклеге башкарма комитет житәкчелэренең урынбасарлары дистанцион үткәрелгән электрон хужалык китаплары белән эшләү буенча укуларында  катнаштылар.

 

 

 

 

 

 

 


6 нчы апрель көнне авыл җирлеге башлыгы И.Н.Каримов УСХ и П җитәкчесе А.Р. Хузинны җирлекнең территориаль үсеш планы белән таныштырды.

 

 

 

 

 

 

Чисталык айлыгы кысаларында административ биналарның ишек алларын кардан чистарту эшләре башланды.

 

 

 

 

 

 

 

8 нчеапрель көнне бөтенроссия экология акциясе кысаларында мәдәният йорты хезмәткәрләре “Ямьле яз килде!” дигән бәйрәм үткәрделәр.Җитәкчесе: Биктимерова Ә.Г.

 

 

 

 

 

Террорчылык актлары күбәеп китү сәбәпле, авыл халкына игътибарлырак булуларын сорыйбыз!  Ата-аналар һәм балаларга аңлату эшләре алып барылды.

 

Бөтенроссия экология акциясе кысаларында Күбәк урта мәктәбендә сыерчык оялары ясау буенча конкурс үтте. Конкурста җиңүчеләр грамоталар белән бүләкләнде.

 

 

 

 

 

 13 нче апрель көнне "Мизгел" яшьләр үзәгендә хәрби комиссариат хезмәткәрләре  һәм хәрби хезмәткә чакырылучы егетләр белән очрашу үткәрелде. Очрашуда егетләр контракт буенча хезмәт итү үзенчәлекләре белән таныштылар.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

14 нче апрель көнне Иске Карамалы авыл җирлегендә Мөслим районы пенсия фонды җитәкчесе Ганиева Ф.У. белән очрашу булды. Фәридә Урмановна пенсия буеча халыкның сорауларына җавап бирде.

 

 

 

 

 

 

 

 14 нче апрель көнне район мәдәният йортында Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Лилия Яссир кызы Садриеваның юбилей кичәсе булды. Бу бәйрәмдә Иске Карамалы авыл җирлеге башлыгы И.Н.Кәримов һәм мәдәният хезмәткәрләре катнашты. Алар юбилярны туган көне белән котлап, аңа киләчәк тормышында уңышлар теләделәр.

 

15 нче апрель көнне Казан шәһәренең 6 нчы гимназиясендә республиканың XI фәнни-практик конференциясе үтте. Анда Күбәк мәктәбе укучылары катнашты һәм II нче дәрәҗәдәге диплом, лауреат исеме алып кайттылар. Җиңү яулаган укучыларга киләчәктә дә зур уңышларга ирешүләрен телибез.

 

 

 

 

1 нче апрельдән Иске Карамалы авыл җирлегендә чисталык икеайлыгы башланды.  Шимбә көнне авыл җирлеге Советы хезмәткәрләре өмәгә чыктылар.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

17 нче апрель көнне “Яшь бөреләр” фестивале старт алды. Ул Иске Карамалы зонасында башланып китте. Анда җирлегебезнең талантлы балалары уңышлы чыгыш ясады.

 

 

 

 

 

 

 20 нче апрель көнне Күбәк урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучылары класс җитәкчеләре Фәйзелхакова Язилә Фаил кызы җитәкчелегендә Иске Карамалы авыл җирлеге бинасында экскурсиядә булдылар. Алар авыл җирлеге эшчәнлеге белән таныштылар.

 

 

 

 

 

 

20 нче апрель Мизгел яшьләр үзәгендә “Мөслим даһилары” интеллектуаль-күңел ачу уеннары үтте.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 20 нче апрель мәктәпнең “Светофор” яшь инспекторлар командасы «Куркынычсыз көпчәк- 2017” район конкурсында уңышлы чыгыш ясап кайтты. Җитәкчеләре: Валиева Г.А.

 

 

 

 

«Язгы шәфкатьлелек атнасы» – игелекле эшләр эстафетасы    «МӘРХӘМӘТЛЕ  ТАТАРСТАН» ирекле   акциясе   кысаларында «Канынны биреп кеше гомерен саклап каласын» девизы астында 20 нче апрель көнне Күбәк урта мәктәбе укучылары Донорлар көнен билгеләп үттеләр. Бу акция кешеләрнен югары гражданлык җаваплылыгын һәм авыр хәлдәге авыруларга булышу теләген күрсәтә. Донорлар бик зур хөрмәткә лаеклы кешеләр!

 

 

 

 

 

 

«Язгы шәфкатьлелек атнасы» – игелекле эшләр эстафетасы    «МӘРХӘМӘТЛЕ  ТАТАРСТАН» ирекле   акциясе   кысаларында 21 апрель көнне  Иске Карамалы мәдәният  йорты хезмәткәрләре "Күңелле туп" дип аталган бәйрәм үтте. Балалар туплар белән төрле уеннар уйнадылар.

 

 

 

 

 

22 нче апрель көнне Иске Карамалы мәдәният йортында Халыкара Җир көне билгеләп үтелде. Укучылар бу көннең барлыкка килү тарихы, Россиядә бу көнне билгеләп үтү үзенчәлекләре,  бу көнне барлык илләрдә  1 минут  дәвамында  дуслык һәм тынычлык кыңгыравы чыңлавы,  икенче төрле аның  “Чиста Су, Җир һәм Һава бәйрәме”  дип аталуы турында  материаллар белән таныштылар.

 

Соңгы яңарту: 2017 елның 24 апреле, 11:45

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International