Декабрь ае яңалыклары

     Җирлек өчен декабрь ае башы мәктәпнең иске өлеше ремонты төгәлләнеп ул бинага Октябрь җирле үзидарәсе, Октябрь ФАП ы, Октябрь авыл мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе(ә инде моңа кадәр 2016 елдан бирле почта элемтәсе бүлеге эшли иде) бер түбә астында, бер бинада эшли башладылар. Мәктәп бинасының яңа янкорма өлешендә Октябрь башлангыч мәктәбе һәм Октябрь "Ландыш" балалар бакчасы эшләрен дәвам итә. Хәзер җирлек халкына, бигрәктә аның өлкән яшьтәгеләренә уңайлыклар барлыкка килде, ни өчен дигәндә күпчелек мәшактьләрне бер урында хәл итеп була, ягъни Октябрь авылы уртасында күпфункцияле үзәк барлыкка килде дияргә була. Бу ремонты башкарып чыгу Октябрь авылы халкы тарафыннан инде берничә еллар әйтеп киленгән бурыч - авыл уртасында урнашкан мәктәп бинасын ремонтлау, ә бу бурыч үз чиратында түбәндәге нигезләмәләргә таянып әйтелде - беренчедән бина бик искергән, икенчедән авыл уртасында урнашкан, уңайлы, спортзалы, спорт мәйданчыгы һәм кулланылып тора торган яшелчә бакчасы бар. Ләкин әлегә спорт залына финанс мөмкинлекләре чикләнгән булу сәбәпле ремонт үткәрелә алмады, әмма да ләкин яңа 2019 нчы елда район администрациясе ярдәме белән ул ремонтны да башкарып чыгарбыз дип өметләнеп калабыз.                                                              Белгәнебезчә, әлеге ремонт Республиканын авыл җирлеге Башкарма комитетлары һәм Советлары биналарын ремонтлау Программасы кысаларында эшләнде. Бу ремонтның дәвамы булып авыл клубы һәм китапханәсе бинасын ремонтлау булды, ә инде монсы 500 мең сум күләмендә үзара салым һәм 300 мең сум күләмендә район бюджеты хисабыннан башкарылды.                                                                                                                                                                                                                                                                    Югарыда әйтелгән ремонт өчен, Октябрь авыл җирлеге халкы исеменнән ТР Президенты Минниханов Р.Н.,ТР Хөкүмәтенә, ТР муниципаль берәмлекләре Советы җитәкчелегенә һәм Мөслим муниципаль районы Башлыгы Муллин Р.Х. зур рәхмәтләребезне җиткерәбез һәм аларга ныклы сәламәтлек, барлык юнәлешләрдә дә уңышлар, бигрәктә бердә җиңел булмаган ТР халкының тормыш шартларын яхшыртудагы үтәдә җаваплы хезмәтләрендә.

 

5 нче декабрь көнне илкүләм бара торган сәламәтлеге чикләнгәннәр Декадасы кысаларында Октябрь җирлеге бюджет оешмалары эшчеләре җирлектә яшәүче әлеге кешеләребезнең йортларында булдылар, хәлләрен белделәр. 

  

 

5 нче декабрь көнне Сарман районында инде традициягә әйләнгән "Авыл җирендә яшәүчеләрнең активлыгын һәм кече формадагы хуҗалык итүне үстерү" темасына багышланган зона семинар-киңәшмәсе үтте. Анда 14 муниципаль район башлыклары һәм мунициапль берәмлекләрнең башлыклары катнашты. Киңәшмәнең пленар утырышы  эшен Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Мөхәмәтшин Ф.Х. алып барды.

  

18 нче декабрь көнне Казан шәһрендә ТР муниципаль берәмлекләренең XIII съезды узды, съезда муниципаль берәмлекләрнең еллык эшчәнлегенә йомгак ясалды.

  

  

19 декабрь көнне, ТР көнчыгыш районнарыннан өчәр авыл җирлеге башлыклары составында, Яңа Усы, Иске Карамалы һәм Октябрь авыл җирлеге башлыклары, РФ Федераль Җыелышы Дәүләт Думасы эшчәнелеге белән танышу, җиденче чакырылыш Дәүләт Думасы депутатлары белән очрашу, РФ дә ТР ның Вәкаләтле Вәкиллеге  эшчәнлеге белән танышу һәм илебез Башкаласының кайбер истәлекле урыннарына экскурсия ясау максатында, РФ башкаласы - Мәскәү шәһәрендә булдылар. 

   

25 нче декабрь көнне яңа ремонтланган Октябрь авылы мәдәният йортында Октябрь башлангыч мәктәбе һәм "Ландыш" балалар бакчасы коллективы тарафыннан әзерләнгән Яңа 2019 нчы елны каршы алу бәйрәме үткәрелде.

 

29 нчы декабрь көнне Октябрь башлангыч мәктәбе һәм Октябрь "Ландыш" балалар бакчасы инициативасы белән, төрле елларда (1970-2013 нче елларда) башта Октябрь сигезеллык аннан урта гомуми белем бирү, төп гомуми белем бирү һәм 2013 нче елдан башлангыч мәктәбендә эшләгән укытучыларның очрашуы үткәрелде.

  

31 нче декабрь көнне Октябрь авылы мәдәният йорты һәм Бәкәбез авылы клубларында "Бал маскарад" - Яңа елны каршы алу бәйрәме үткәрелде. Бу бәйрәм халык тарафыннан җылы һәм күңелле кабул ителә, бала вакыттагы кебек Яәа елда яңа уңышлар, шатлык һәм бәхет өмет ителә. Бигрәктә Октябрь авылы халкы һәм кайткан туганнар, авылдашлар яңа ремонтланган клубта, Яңа ел бәйрәмен җылы һәм күтәренке күңел белән каршы алдылар.

 

 

 

Соңгы яңарту: 2019 елның 9 гыйнвары, 09:58

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International