Февраль ае яңалыклары

 14 февраль. Мөслим муниципаль районының отчет сессиясендә Күбәк авылыннан Камаловлар гаиләсе Республиканың Яңа елга әзерлек буенча оештыру комитетының ихата тирәсен бизәгән өчен Рәхмәт хатына ия булды.

 

 

 

 

18 февраль. Иске Карамалы авыл җирлегендә Күбәк урта мәктәбе базасында авыл җирлекләре арасында XXVII кышкы спартакиада уеннары булып узды. Биш авыл җирлеге катнашкан уеннарда Метрәй авыл җирлеге алга чыкты. Иске Карамалы авыл җирлеге командасы мактаулы дүртенче урын алды.

 

 

 

14 нче февраль көнне "Россия чаңгы юлы -2017" бәйгесе узды. Иске Карамалы авыл җирлеге  исеменнән Күбәк урта мәктәбе укучылары бу бәйгедә уңышлы чыгыш ясап, "Җиңүгә омтылыш" номинациясендә җиңү яулады.

 

 

 

 

 

 13 нче февраль көнне район мәдәният йортында Иске Карамалы авылы үзешчәннәренең "Яшьнәп яшә, җырлы халкым!" исемле смотр-конкурсы үтте.

 

 

 

 

 

22 февраль Күбәк урта мәктәбендә 23 февраль - Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Күңелле стартлар үтте" Бәйрәм чарасында Баек, Октябрь һәм Иске Карамалы авыл җирлекләре катнашты.

Соңгы яңарту: 2017 елның 23 марты, 11:55

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International