Июнь ае яңалыклары

 

 

 

 

 

 

 

1 июнь көнне район делегациясе, Мөслим районы Яңа Карамалы авылында гомер итүче Зиннурова Нурҗиһан Нуриәхмәт кызының 90 яшьлек юбилее белән котладылар.     Юбилярларга Россия Федерациясе Президенты.В. Путинның котлау хаты һәм күчтәнәчләр тапшырылды. Җыелган кунаклар Нурҗиһан ханымга саулык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, озын гомер теләделәр.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

"Мизгел" яшьләр үзәгендә Мөслим районы опека һәм попечительләр бүлеге семинары булып узды. Биредә Мөслим районы опека һәм попечительләр бүлегенең Иске Карамалы авыл оешмасы кул эшләре күргәзмәсендә һәм семинар эшендә актив катнашты.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

1 июнь-Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Иске Карамалы мәдәният йорты хезмәткәрләре мәктәп яны лагеры балалары белән ял паркында кызыклы уеннар, ярышлардан торган бәйрәм уздырды.

 

 

 

 

 

 

 




 

 

 

 

 

1 июнь көнне 13.00 сәгатьтә Балаларны яклау көне уңаеннан Иске Карамалы мәдәният йорты хезмәткәрләре тәрбиягә бала алучы гаиләләр белән берлектә "Салихҗан" ял паркында күңел ачу программасы оештырды. Соңыннан балалар өчен чәй өстәле әзерләнде.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 1 июньнән районда 9 мәктәп яны лагеры эшли башлады. Күбәк мәктәбе лагерында 20 бала ял итә. Лагерь иртәнге 8.00 дән 14.00 гә кадәр эшли.

 

 

 

 

 

Бүген, 2 июньдә Мөслим авылның үзәк урамында традицион армиягә озату тантанасы узды. Районнан 7 егет, безнең Иске Карамалы авыл җирлегеннән Госсамов Рөстәм Фәнил улы хәрби хезмәткә алынды.

 

 

 

 

 

 

 

 

6 июнь көнне Күбәк урта гомуми белем бирү мәктәбе лагере базасында Иске Карамалы авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашында А.С.Пушкинның туган көненә багышланган "Бөек рус теле" дип исемләнгән тематик чара булып узды.

 

 

 

 

 

 

Экология елы уңаеннан Иске Карамалы авыл җирлегендә күп кенә чаралар уза. Бу эшләрдә яшь буын да актив катнаша. Мисал өчен, Иске Карамалы авыл советы тирәсенә мәктәп укучылары ярдәмендә агачлар утыртылды. Яшь чыршы агачларын балалар үзләре үк тәрбияләп, саклап торырга сүз бирделәр.

 

 

 

 

 

 

7,8 нче июнь көннәрендә укучы балалар Иске Карамалы Сабантуй паркын чүп - чардан арындырды, агачлар һәм баганалар агартылды. “Салихҗан” паркы күзгә күренеп чистарып, матурланып калды. Һәрбер кеше дә туган ягыбызның матур табигатенә карап сөенә,аның матурлыгы белән горурлана. Чисталык-сәламәтлек нигезе дә. Сәламәт яшәргә теләсәк, әйдәгез, барыбыз да чисталыкны саклыйк! Инде паркларыбызның тирәсен пычратмыйча,чиста итеп тотыйк дуслар!!!

 

 

 

 

 

 

 

 

Начар һава торышы булуга карамастан, Күбәк урта мәктәбенең “Салават күпере” мәктәп яны лагеренда тормыш кайный. Балалар төрле урыннарга экскурсияләргә баралар, конкурслар, ярышлар уздыралар, хәрәкәтле уеннар уйныйлар. Авылның күренекле кешеләре белән очрашулар уздыралар.

 

 

10 июнь  көнне Иске Карамалы мәдәният йорты каршындагы спорт мәйданчыгында "Сәламәтлек - тормыш нигезе" исеме астында балалар өчен уеннар уздырылды.

 

 

 

 

 

 

 

12 июнь көнне Иске Карамалы авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре “Салават күпере” мәктәп яны лагеры коллективы белән берлектә Россия көненә багышланган кызыклы викторина, күңелле эстафета һәм рәсем конкурсы уздырдылар.

 

 

 

 

  13 нче июнь көнне Мөслим районы базасында үзәк сайлау комиссиясе членнарының чираттагы семинар-киңәшмәсе  үтте. Киңәшмәгә участок сайлау комиссияләренең рәисләре, урынбасарлары, сәркатибләре, авыл җирлеге башлыклары чакырылган иде. Ул 2017 елның 10 сентябрендә, законнар яңартылган шартларда өстәмә сайлаулар әзәрләү һәм үткәрү мәсьәләләренә багышланды.

 

 

 

 

Исәнсеф авыл җирлегенә кергән Мари  Бүләр  авылында Әфган сугышында  Һәлак  булган батырлар хөрмәтенә  истәлек  такталары  куелды. Биредә безнең җирлекнең афганчылары да катнашты.

 

 

 

 

 

Күбәк урта мәктәбенең "Салават күпере" мәктәп яны лагеренда бүген асфальтта ясалган рәсемнәр конкурсы үткәрелде.

 

 

 

 

 

 

Иске Карамалы авыл китапханәсендә "Мы рисуем солнце!" конкурсына йомгак ясалды.

 

 

 

 

 

 

16 нчы июнь Иске Карамалының "Борһан" мәчетендә ифтар мәҗлесе узды.

 

 

 

 

 

Мөслим районына  ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре килде. 17 нче июнь көнне галимнәр безнең җирлеккә килде. Алар җирлегебездә яшәүче халыкның гореф-гадәтләре, йолалары, халык авыз иҗаты, кәсеп-һөнәрчелек турында мәгълүмат тупладылар.

 

 

 

 

 

 

 

17 нче июнь көнне Яңа Карамалы авылының "Галимә" мәчетендә ифтар мәҗлесе үтте. Аны Түбән Кама шәһәреннән кайтып, Хөснетдинова Фәймә апаларның оныгы Айдар оештырды.Мәҗлескә Мөслимнән Абдулкәрим Хәзрәт тә чакырылган иде. Ул авыл халкына вәгазьләр сөйләде, үзенең изге теләкләрен җиткерде.

 

 

 

 

Күбәк урта мәктәбенең "Салават күпере" мәктәп яны лагеренда  Квест -уен "Хәзинә эзләүчеләр" үтте.

 

 

 

 

 

 

25 июнь барлык мөселманнар изге Рамазан ае тәмамлануын билгелиячәк. Иске Карамалы авыл җирлегендә дә бу изге бәйрәмне зурлап үткәрәләр. Без сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, иминлек һәм мул тормыш телибез.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Соңгы яңарту: 2017 елның 23 июне, 11:15

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International