Январь ае яңалыклары

6 нчы гыйнвар көнне Сөякәй авылында гомер итүче Гайнуллин Рафаэль Гайнулла улына 90 яшь тулды, юбилярны бу истәлекле көне белән котларга район башлыгы урынбасары Әхмәтҗанов А.М., район ветераннар Советы рәисе Низамов И.Х һәм җирлек башлыгы Ханнанов И.М. лар килде.  

Бәйрәм көннәрендә ДНД членнарының дежурлык итүе дәвам итә.

 

Авылларыбыз клубларында яңа ел каникуллары яшьләр өчен чаралар оештырылып үтә. 7 нче гынвар көнне Бәкәбез клубында кул көрәше һәм шашка ярышлары үтте.

 

Башка авыл җирлекләрендәге кебек безнең җирлектә дә скандинавча йөрү белән шөгыльләнүчеләр саны арта бара. Бәкәбез һәм Сөякәй авылында яшәүчеләр кичләрен әлеге төр белән шөгыльләнергә чыгалар.

   

18 нче январь көнне Октябрь башлангыч мәктәбе бинасында, 2018 нче "Авыл җирлекләре Башкарма комитеты (Советы) биналарын капиталь ремонтлау" республика Программасы кысаларында, Октябрь авыл җирлеге Башкарма комитеты (Советы) бинасын ремонтлау мәсьәләләре буенча,  район башлыгы Муллин Р.Х. һәм тиешле бүлек җитәкчеләре катнашында оештыру - планлаштыру эше үтте.

20 нче гыйнвар көнне Бәкәбез авыл клубында "Без барыбызда наркоманиягә каршы" дигән чара үтте.

24 нче гыйнвар көнне Октябрь башлангыч мәктәбе бинасында "2018 нче елда Татарстан Республикасы муниципаль районнарында авыл  җирлекләре Башкарма комитетларының (Советларның) биналарына капиталь ремонт" программасы нигезендә ремонт эшләре башланды. Бу көнне бүлмәләрдәге һәм коридордагы идәннәрне сүтү эшләре башланып китте. Эшләрне Мөслимнән "Омегастрой" оешмасы алып бара.

24 нче гыйвар көнне Октябрь авылы мәдәният йортында, Наил Гаетбайның “Моңнар кайтсын авылга” әсәре авыл үзешчәннәре тарафыннан сәхнәләштәрелде. Театр тамашачылар тарафыннан бик җылы кабул ителде.

25 нче гыйнвар көнне Бәкәбез авылында, авылның актив кешесе булган Шайдуллина Рәсимәнең 75 яшьлек юбилее белән клуб хезмәткәрләре котлады.

 

26 гыйнвар көнне Октябрь башлангыч мәктәбендә Октябрь авылы клубы китапханәсе җитәкчелегендә шагыйрә Әминә Бикчантаеваның тууына 85 еллыгына багышланган шигырь бәйрәме узды.

27 нче гыйнвар көнне Мөслимдә авыл җирлеге башлыклары, мәктәп директорлары һәм Башкарма комитет бүлеге җитәкчеләре катнашында "Мөслим муниципаль районында физкультура, спорт һәм яшьләр сәясәте аша халыкның ялын оештыру" буенча киңәшмә үтте. Икенче чара булып универсаль спорт комплексында Мөслим районы оешма предприятиеләре арасында XХVIII Кышкы спартакиада уеннарын ачу тантанасы узды. Соңыннан Купфункцияле үзәк бинасында авыл җирлекләре катнашында үзарасалым һәм салымнар җыю мәсьәләсенә багышланган киңәшмә үтте.

Октябрь авылы клубында ел саен була торган традицион үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның авыл җирлекләре арасында "Авылымның айлы кичләре" исеме астында узачак смотр конкурсына әзерләнү эшләре бара. Смотр конкурсы 5 нче февральдә Исәнсеф һәм Симәк җирлекләренең чыгышы белән башланып китә. Баек һәм Октябрь авыл җирлекләренең чыгышлары график буенча 7 нче февральгә планлаштырылган.

Соңгы яңарту: 2018 елның 31 гыйнвары, 08:08

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International