Январь ае яңалыклары

 Гыйнвар суыклары башлану белән авыл халкын эчә торган су белән тәэмин итүдә кыенлыклар барлыкка килә башлады. 6 гыйнвар көнне Иске Карамалы һәм Күбәкне тәэмин итүче су башнясы кату сәбәпле су бирү тукталган иде. Көн дәвамында су бирү яңартылды.

 

 

 

 

Иске Карамалы "Кояшкай" балалар бакчасында капиталь ремонт башланды. Су торбаларын, кананлизация, җылылык системаларын алыштыру, тышкы һәм эчке ишекләрне алыштыру күздә тотыла. Эшләрне Мөслим района капиталь төзелеш идарәсе башкара.

Соңгы яңарту: 2016 елның 21 гыйнвары, 08:18

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International